tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарча чыршы бәйрәме
Татарча чыршы бәйрәме

Татарча чыршы бәйрәме

Ульяновскның Заволжье районының 74 нче мәктәбе китапханәсендә татар балалары өчен җыр-биюле, уен-көлкеле Чыршы бәйрәме гөрләп узды.

Балалар Яңа ел бәйрәменә дәрестән тыш дәресләрдә әзерләнделәр. Алар бәйрәмне зур түземсезлек белән көтеп алдылар.

Малайлар һәм кызлар Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә яшел чыршы тирәсендә әйләнделәр. Сабыйлар үзләренең сәләтләрен бик теләп күрсәттеләр: шигырьләр сөйләделәр, җырладылар һәм биеделәр, төрле конкурсларда катнаштылар. Мавыктыргыч бәйгеләрдә җиңүчеләрне, әлбәттә инде, татлы призлар көтә иде.

В.А.Глазунов исемендәге 74 нче урта мәктәп администрациясе татарча чыршы бәйрәменең спонсорына – татар эшмәкәрләренең “Сембер” бизнес-клубына (җитәкчесе – Эльмира Рамил кызы Алиакберова) рәхмәт белдерә.

Рәйсә МУСАЛЛЯМОВА

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*