“Илаһи моң” rонкурсының оештыру комитеты беренче турында катнашып финалга чыгучылар исемлеген тәкъдим итә.
finalga-ytkan-katnashuchylar-isemlege
Финалга үтмәгәннәр 14 нче ноябрь төштән соң уздырылачак фестиваль чараларында катнаша алалар. Ул көнгә түбәндәге программа каралган:
- 9.00-12.00 – Конкурс программасы
- 12.30-13.00 – Жюри утырышы
- 13.00-14.00 – Төшке аш
- 14.00 – 16.30 –Фәнни-методик семинар: ”Татар халкының рухи, мәдәни мирасы ядкарьләре аша традицион ислам кыйммәтләре белән таныштыру үзенчәлекләре” («Особенности приобщения к традиционным исламским ценностям через произведения устного народного творчества, книжного литературного наследия и образцов духовной культуры»).
- 18.00-19.30 – “Илаһи моң” фестивале
Семинарда катнашучыларга (җитәкчеләргә һәм укытучыларга) Казан федераль университеты сертификатлары, оештыручылардан бүләкләр тапшырылачак. Чит төбәкләрдән килүчеләр торак белән тәэмин ителәчәк.
Фестиваль кысаларында уздырылачак чараларда катнашырга килүчеләрдән 1 нче ноябрьгә кадәр хәбәр итүләре сорала. riitatkafedra@mail.ru электрон почта адресына түбәндә күрсәтелгән мәгълуматны җибәрү сорала:
Конкурста катнашканнарга:
- ФИО,
- төбәк (республика, өлкә, шәһәр, район, авыл һ.б.),
- яшь,
- номинация
- кунарга торак кирәк булса, килү-китү көннәре (мәсәлән, 14-15 ноябь, яисә 13-24 ноябрь) җенес (хатын кыз/ир ат)
Семинарда катнашучыларга (укытучылар, коллектив җитәкчеләре):
- ФИО,
- төбәк (республика, өлкә, шәһәр, район, авыл һ.б.),
- кунарга торак кирәк булса, килү-китү көннәре (мәсәлән, 14-15 ноябь, яисә 13-24 ноябрь) җенес (хатын кыз/ир ат)