«Әкият» курчак театрында балет һәм курчак театры жанрларын берләштергән «Shurale: яңа фантазия» спектакленең репетицияләре бара.
«Shurale: яңа фантазия» спектакле – «Әкият» курчак театрының La Primavera камера оркестры белән уртак проекты. Премьера халыкара «Абязов-фестиваль»дә Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында тәкъдим ителәчәк.
Спектакльнең идея авторы — La Primavera камера оркестрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов. Яңа куелыш өчен ул «Шүрәле» балетыннан сюитаны эшкәрткән. «Тамашачы курчаклар катнашында танылган музыканың өр-яңа укылышы белән танышачак. Бу спектакль безнең фестивальне бизәп торачак», — ди Рөстәм Абязов.
Яңа спектакльнең сценарий авторы һәм куючы режиссеры — «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев. Хореограф — Сәлимә Әминова, рәссам — Сергей Рябинин.
Спектакльдә Курчак театры артистлары белән Камал театры актеры, Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов һәм La Primavera камера оркестры катнаша.
«Shurale: яңа фантазия» спектакле Курчак театрының үз сәхнәсендә гыйнвар аенда булачак.
Рузилә Мөхәммәтова