Бүген Татарстан Республикасы Язучылар берлегендә VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының “Бүгенге әдәбият һәм җәмгыять” дип аталган дискуссион мәйданчыгы узды.
Форум катнашучыларын Берлекнең рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла сәламләде. Чыгыш ясаучылар арасында язучылар Фәүзия Бәйрәмова, Илсөяр Иксанова, “Казан утлары” журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, Азнакай районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова бар иде.
Үзенең чыгышында язучы, 40тан артык китап авторы Фәүзия Бәйрәмова бөтен дөньядан җыелган гүзәл затларыбызга үзенең “Ана” дип исемләнгән документаль китабының язылу тарихын бәян итте. Әлеге әсәр Чыңгыз Айтматовның әнисе, милләттәшебез Нәгыймә Габделвәлиева-Айтматова турында. Китап 2015 елда Казанда Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән басылып чыкты. 2018 елда Фәүзия Бәйрәмова тырышлыгы белән, “Татарская мать Чингиза Айтматова” дигән исем белән әлеге китап рус телендә дә дөнья күрде.
Рөстәм Галиуллин бүгенге көндә “Казан утлары” журналының төп укучысы 45 яшьлек хатын-кыз булуын ассызыклап узды. Әлеге нәтиҗә редакция тарафыннан махсус тикшерү уздыргач ачыкланган. Баш мөхәррир әйтүенчә бүгенге көндә журналның Татарстаннан читтә меңнән артык язылучысы бар, шуларның күпчелеге Башкортстандагы милләттәшләребез.
Гөлсинә Хафизованың чыгышы Азнакайдагы татар авыллары тарихына багышланган иде. Мәдәният идарәсе җитәкчесе 36 югалган авыл тарихы турында мәгълүмат туплануы һәм райондагы татар авыллары тарихына багышланган 30дан артык китап дөнья күрүен әйтеп узды. Шуны да искәртергә кирәк, бүгенге көндә район, авыллар тарихы, шул төбәктән чыккан шәхесләрне ачыклап, аларны китапларга туплау буенча Азнакай халкы үрнәк итеп алырлык. Бу өлкәдә алар кадәр күп эшләүче юк. Һәм бу изге гамәлне башкаруда, район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзе башлап йөри.
Алга таба сүзне ТР Язучылар берлегенең урынбасары Илсөяр Иксанова алды. Шагыйрә форум катнашучыларын үзенең шигыре белән сәламләде һәм бүгенге көндә берлектә әгъза булып торган 325 язучының 222 се хатын-кыз булуын әйтеп узды.
Булат Ибраһимов