tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гәрәй Рәхим: “«Ак калфак» хәрәкәте татар халкы алдында торган бурычларны хәл итүдә зур ярдәм күрсәтә”
Гәрәй Рәхим: “«Ак калфак» хәрәкәте татар халкы алдында торган бурычларны хәл итүдә зур ярдәм күрсәтә”

Гәрәй Рәхим: “«Ак калфак» хәрәкәте татар халкы алдында торган бурычларны хәл итүдә зур ярдәм күрсәтә”

Бүген Татарстан башкаласында VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы үз эшен башлады. Дискуссион мәйданчыкларының берсе Г.Тукай әдәби музее булды. Ачык микрофон форматында гүзәл затлар татарлар күпләп яши торган урыннарда татар телен һәм гореф-гадәтләрен саклауга юнәлдерелгән чаралар оештыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Төп чыгышлар алдыннан форумда катнашучыларга музей заллары буйлап мавыктыргыч экскурсия үткәрелде. Г.Тукайның басмалары һәм фотосурәтләре, шәхси әйберләре һәм аның тирә-юнендәге кешеләрнең документлары музей кунакларында зур соклану уятты.

Чараның икенче өлеше Г.Тукай исемендәге премия лауреатлары белән очрашудан торды. Алар арасында Гәрәй Рәхим, Нәбирә Гыйматдинова һәм Зиннур Мансуров бар иде. Спикерларның һәрберсе «Ак калфак» оешмасының татар халкының гореф-гадәтләрен саклауда зур ролен ассызыклады.

«Ак калфак» хәрәкәте татар халкы алдында торган бурычларны хәл итүдә зур ярдәм күрсәтә», – диде Гәрәй Рәхим.

«Безнең бөек шагыйребез Габдулла Тукай һәрвакыт татар хатын-кызларын зурлады», – дип өстәде ул.

Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова да Тукай тормышындагы кызыклы факт белән уртаклашты.

“Күп еллар дәвамында без шагыйрьнең сөеклесе дип Зәйтүнәне санадык. Әмма, Санкт-Петербург архивында эзләнүләр нәтиҗәсендә автор Роза Туфитуллова яшь Габдулланың тагын бер сөйгәнен таба. Шагыйрь үлеме алдыннан хастаханә ишекләре каршысына Гөлсем Камалова исемле кыз килә”, – диде Нәбирә ханым.

Чара ахырында язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Марат Әмирханов та чыгыш ясады. Ул форумда катнашучыларга Г.Тукайга багышланган хезмәтләре турында сөйләде.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*