tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы кысаларында үткәрелә торган дискуссион мәйданчыкларның берсе “Адымнар” полилингваль мәктәбендә узды
VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы кысаларында үткәрелә торган дискуссион мәйданчыкларның берсе “Адымнар” полилингваль мәктәбендә узды

VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы кысаларында үткәрелә торган дискуссион мәйданчыкларның берсе “Адымнар” полилингваль мәктәбендә узды

Бүген, VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы кысаларында үткәрелә торган дискуссион мәйданчыкларның берсе “Адымнар” полилингваль мәктәбендә узды.

Директор урынбасары Рөстәм Гыйльметдинов кунакларны мәктәп белән таныштырды.

Форумда катнашучылар заманча технологияләр кулланып дәресләр үткәрү өчен барлык кирәкле җиһазларга ия булган кабинетларны карадылар, шулай ук Аяз Гыйләҗевка багышланган мәктәп музеенда булдылар. Мәктәп хезмәткәрләре биредә язучының оныклары укуын, ә музей өчен экспонатларны Нәкыя Гыйләҗева җыярга ярдәм иткәнен билгеләп үттеләр.

Моннан тыш, кунакларга яшь артистларның чыгышлары тәкъдим ителде: мәктәп укучылары Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган мини-спектакль куйдылар, шулай ук кунакларга “Аулак өй” музыкаль номерын күрсәттеләр.

Дискуссион мәйданчык “Адымнар” мәктәбе директоры Айдар Шәмсетдиновның сәламләвеннән башланды. Ул кунакларга полилингваль мәктәп идеясенең ничек барлыкка килүе һәм проектның тормышка ашырылуы турында сөйләде. Шулай ук катнашучыларны оешманың эшчәнлеге һәм белем бирү программалары белән таныштырды.

“Адым” – ул хәрәкәт дигән сүз. “Адымнар” мәктәбе укучысы – ул гел хәрәкәттә һәм эзләнүдә булган шәхес. Без балаларда максатчанлык һәм үз мөмкинлекләренә ышаныч тәрбиялибез”, – дип билгеләде Айдар Шәмсетдинов.

“Ак калфак” татар хатын-кызларының республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова “Адымнар”  башка төбәкләрдән килгән балаларга белем алу мөмкинлеге бирә, чөнки әлеге комплекста интернат мәктәбе эшли, дип ассызыклады.

Белем бирү һәм укыту темасы Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат директоры, Яр Чаллы шәһәренең «Ак калфак» җирле берләшмәсе рәисе Фирдүсә Әюпова чыгышында дәвам итте. Ул мәгариф өлкәсе өчен кадрлар әзерләү турындагы идея белән уртаклашты. Спикер билгеләп үткәнчә, үсеп килүче буынга милли традицияләрне сеңдерә ала торган татар теле укытучыларын мәктәп елларыннан үк әзерләргә кирәк.

Аннары VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында катнашучылар алдында татар газеталары һәм журналларының баш мөхәррирләре чыгыш ясады. “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова, “Ялкын” яшүсмерләр журналы баш мөхәррире Илназ Фәйзуллин һәм “Сөембикә” журналы баш мөхәррире Лариса Маликова басмаларның проектлары һәм эшчәнлекләре турында сөйләделәр.

Кадрия Идрисова билгеләп үткәнчә, татар басмалары заманча укучы таләпләренә җавап бирергә тырыша. “Без балаларны татар басмалары белән кызыксынырга өйрәтергә тиеш, чөнки без генә аларда үз халкының мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияли алабыз, – дип ассызыклады “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе.

Шулай ук кунакларга  М.Кәримнең “Адымнар” мәктәбенең “Яшел яр”  укытучылар театры башкаруындагы “Җәяүле Мәхмүт” спектакле тәкъдим ителде.

Форумда катнашучыларны һәм мәктәп коллективын Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.  Ул мәгариф оешмасы эшчәнлеген югары бәяләде.

“Бу гади генә мәктәп түгел. Укытучылар иртәдән кичкә кадәр укытудан тыш, иҗатка да урын калдыра һәм үз укучыларын илһамландыра,”  – дип билгеләп үтте Данис Шакиров. Спектакальда катнашкан укытучыларга  Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Ләйсән Хаерова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*