tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның «Хәзинә» галереясында декоратив-гамәли сәнгать хезмәтләрен тәкъдим итәчәкләр
Казанның «Хәзинә» галереясында декоратив-гамәли сәнгать хезмәтләрен тәкъдим итәчәкләр

Казанның «Хәзинә» галереясында декоратив-гамәли сәнгать хезмәтләрен тәкъдим итәчәкләр

21 май көнне «Хәзинә» милли сәнгать галереясында «Мирас һәм заман» дип аталган күргәзмә ачыла.

«Күргәзмәдә татар сәнгать белеменә нигез салган галим, Идел буенда беренче сәнгать белеме докторы Фуад Вәливның төс, композиция ягыннан да югары профессиональ дәрәҗәдә кулдан эшләнгән эскизлары тәкъдим ителәчәк», — диде Татарстанның Сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.

Күргәзмәдә бүгенге көн осталарының эшләре дә тәкъдим ителәчәк.

«Алтыннан тегелгән әйберләр, танылган осталарның күн мозаикаларын гына түгел, ә хәзерге заман осталарының да декоратив сәнгатен күрсәтәчәкбез. Осталарны сайлап алдык. Алар Фуад Вәлив эшләрен, китапларын җентекләп өйрәнә. Чарага игътибар зур булыр дип уйлыйм. Чөнки заманча декоратив-гамәли сәнгать буенча күргәзмәләр аз. Фуад Хәсәнович күргәзмәсендә катнашу — осталар өчен зур дәрәҗә», — диде ул.

«Мирас һәм заман» дигән күргәзмә татар сәнгать белеменә нигез салган галим, Идел буенда беренче сәнгать белеме докторы Фуад Вәлиевның 100 еллыгы уңаеннан оештырыла. Экспонатларны бер ай дәвамында күрергә мөмкин булачак.

Күргәзмә кысаларында Фуад Вәлиевның «Татарское народное декоративное искусство» дип аталган китабы да тәкъдим ителәчәк.

Элегрәк Казанда Фуад Вәлиевның 100 еллыгы уңаеннан Халыкара конференция булачагын язган идек.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*