tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2021” бәйгесенең йомгаклау этабы уза
“Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2021” бәйгесенең йомгаклау этабы уза

“Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2021” бәйгесенең йомгаклау этабы уза

Татарстанда “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2021” Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы уза. Бәйгегә багышланган матбугат киңәшмәсе Милли мәгариф үзәгендә булды.

– Тел мәсьәләсе – хәзерге вакытта иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Шуңа күрә телне саклау, аны үстерү, аңа карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан үткәрелгән әлеге чараларда катнашып, җиңү яулап, тырышып үзебезнең халкыбызга, милләтебезгә булган мөнәсәбәтне күрсәтүегез барыбыз өчен дә зур шатлык. Телне үстерү, аны саклау, төрле чаралар үткәрү – безнең максат, – диде Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Бәйгедә быел барлыгы 32 (20се – Татарстаннан, 12се – төрле төбәкләрдән) укытучы катнашкан. Шулардан 6 финалистны сайлап алынган. Матбугат киңәшмәсендә сүз һөнәр үзенчәлекләре, укытучы алдында куелган таләпләр, укыту мөмкинлекләре турында барды.

– Укытучы иң беренче чиратта зур хәрефтән язырлык мөгаллим булып кала белергә тиеш. Ул – заман таләпләренә җавап бирерлек, белемле һәм татар телен тиешле дәрәҗәдә укыта алырлык укытучы, – диде Казанның 33нче гимназиясе укытучысы Гөлия Мисалова.

Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Шәрипова әйтүенчә, татар теле укытучысы белем бирүче генә түгел, тәрбияче дә. Чөнки халкыбызның иң кыйммәтле мирасын, телен, әдәбиятын киләчәк буыннарга җиткерүчеләр – нәкъ менә татар теле һәм әдәбияты укытучылары.

Укытучыларны дәресләрдә кулланырлык, заман таләпләренә туры килә торган актуаль материалларның аз булуы борчый. Чулпан Шәрипова әдәбият дәресләрен виртуаль күзлекләр ярдәмендә алып баруы хакында әйтте. Укучылар арасында дәрескә карата мәхәббәт уянуын да билгеләп үтте. Гөлия Мисалова федераль белем бирү стандартларына нигезләнеп төзелгән, креатив фикерләүне, белемне үстерүче, проблемалы укытуда булышучы дәреслекләрне мактый.

– Ана телебез әни кебек якын, шуңа күрә ана туган тел укытучысының тоткан урыны һәрвакытта башка укытучылар арасында бер башка югары. Шул дәрәҗәне һәрвакыт саклый белү кирәк. Без шундый актив тормышта яшибез һәм безгә ничә яшь булуына карамастан, һәрвакыт үрнәк булырга тиешбез, – диде Нефтекама шәһәренең 10нчы мәктәбе “Белем бирү үзәгенең” татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галия Корбанова.

Укытучыларның бәйгегә карата фикерләрен дә сораштык.

– Бәйге бик югары дәрәҗәдә оештырылган. Конкурсантлар – барысы да бик көчле укытучылар, барысы да әзерләнеп килгәннәр. Жюри әгъзаларына бик зур рәхмәт, алар без чыгыш ясаган вакытта, дәресләр, биргәндә ярдәм итеп тордылар. Мондый бәйгеләрдә катнашу кызыклы гына түгел, бик файдалы да. Укытучылар белән бер-беребезнең эш алымнарын күзәтү, тәҗрибә уртаклашу, фикер алышулар – үзе бер бәхет, — диде Түбән Новгород өлкәсеннән Галия Кутерова.

Ләйсән Сафина

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*