tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тольяттиның “Автоград” мәдәният үзәгендә VIII “Язлар моңы” иҗат фестивале гөрләп узды
Тольяттиның “Автоград” мәдәният үзәгендә VIII “Язлар моңы” иҗат фестивале гөрләп узды

Тольяттиның “Автоград” мәдәният үзәгендә VIII “Язлар моңы” иҗат фестивале гөрләп узды

Тольяттиның “Автоград” мәдәният үзәгендә VIII “Язлар моңы” иҗат фестивале гөрләп узды. Ул Самара өлкәсенең 170 еллыгына һәм Тольятти татар милли автономиясенең 20 еллыгына багышланган иде.

Чараны Тольятти автономиясе җитәкчесе Ислам хәзрәт Гомәров һәм региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин башлап җибәрделәр. Мөфти, кеше гомерен ел фасыллары белән чагыштырып, үзебезнең бу дөнья­да кем булып яшәвебезне гоме­ребезнең язында ук ачык­ларга, ислам дине ышыгына, татар дәрьясына сыенырга өндәде. Ул Ислам хәзрәтнең Тольятти татар автономиясен уңышлы җитәкләп килүен билгеләп үтте һәм Коръән китабы бүләк итте. Залдагы халык моны дин белән милләт эшен бергә алып баруга хәер-фатиха дип аңлады.

Ислам хәзрәт исә, автоград халкын бәйрәм белән котлаганнан соң, соңгы елларда үткәрелеп килүче күләмле чараларга тукталып үтте. Толь­яттида даими рәвештә Сабан туе, “Язлар моңы” фестивале, “Татар кызы” бәйгесе һәм Мәүлид бәйрәме үткәрелеп килә. Әлбәттә, бу чараларны үткәрүдә оешма әгъзалары гына түгел, Тольяттиның Халык­лар дуслыгы йорты, өлкә һәм шәһәр администрацияләре, Бө­тендөнья татар конгрессы, Тольяттиның “Идел” яшьләр үзәге зур ярдәм күрсәтәләр. Милли автономияне юбилее белән котларга аларның барысы да килгән иде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Илгиз Халиков, депутат, Губерна Думасы рәисенең беренче урынбасары Екатерина Кузьмичева, Тольятти шәһәре башлыгы урынбасары, Автозавод районы башлыгы Юрий Хвостов, милләтара Совет җитәкчесе Юрий Демкин оешма активистларына һәм җитәкчеләренә күпсанлы Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Араларында оешманың элеккеге җитәкчесе Рәүф Кирасиров, оешманың мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, шушы фестивальне генә түгел, оешманың бөтен чараларын да матур итеп оештыручы Зөлфия Галиханова, Алия Мусина, Алмаз Галиханов, Алия Галиуллина, спорт чараларын оештыруда ярдәм итүче, Фудокан каратэ-до федерациясе вице-президенты Сөләйман Утюшев, оешманың активистлары Сабирҗан Насыйров, Сәүбән Рәфыйков, бик күп еллар Сабантуйларның кече сәхнәсендә оештырылган тамашаны алып баручы Луиза Насыйрова һәм башкалар бүләкләнде. Самара кунак­лары — өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров – “Самар татарлары” журналлары, Самара тарихчылары җәмгыяте җитәкчесе Шамил Галимов үзе язган тарихи китапларны тапшырдылар, “Бердәмлек” редакциясенең баш мөхәррире Эльмира Варфоломеева Тольятти татарларын газетага язылырга өндәде.

Котлаулар арасында моңсу мизгел дә булып алды. Алмаз Галиханов башкаруындагы “Хәтер” җыры барышында сәхнәдәге экраннан мил­ләтебезгә тугры хезмәт иткән һәм соңгы елларда бакыйлыкка күчкән шәхесләребезнең фото­сурәтләре күрсәтелеп бар­ды – Самарадан Рәфгать Әһ­лиуллин, Алия Арсланова, Фәр­хәд Мәхмүтов, Илгиз Колючев, Вагыйз Яруллин, Тольятти мәчетен төзүгә зур өлеш керткән җәмәгать тикшерүче Харис Даниуллов, җәмәгать эшлеклеләре Нурмөхәммәт Яр­меев, Исмәгыйль Әминов, Рәшит Нурмөхәммәтов, Рәшит Насыйров, Хөсәен Рәхмә­тул­лин, Тәлгать Нигъмәтуллин, Ва­лерий Мальков һәм башкалар ахырда, киек казларга әверелгәндәй, болытлар арасына кереп югалдылар. Тик безнең күңелләрдә аларның якты сурәтләре сакланыр. Искә алуыбыз аларга дога булып барсын иде.

Котларга теләүчеләр күп булса да, сүзләрен кыска тоттылар, һәм фестиваль программасы башланып китте. Бәйрәмгә Жигулевскидан килгән “Музыкальная артель “Жигулевская Вольница” ансамбле татар көйләреннән тезмә тәкъдим итте. Ирек Шәрәфетдинов җи­тәкчелегендәге бу үзешчән кол­лектив күптән түгел генә Ха­лык ансамбле исеменә ла­ек бул­ган. Самараның “Ялкын­лы яшь­лек” җыр, бию һәм шигърият ан­самбле чыгышы да халык күңеленә хуш килде. Ансамбльнең беренче җитәкчесе Илгиз Колючев вафат булганнан соң “Ялкынлы яшьлек” әгъзалары Альбина Мәхмүтованы аның яңа җитәкчесе итеп сайлап куйганнар. Татарстанның атказанган артистлары — җырчы Рөстәм Закиров, автор-башкаручы Ләй­сән Мәхмүтова да музыкаль бүләкләрен тапшырдылар.

Фестиваль кысаларында чыгыш ясаган һәвәскәр артистлар да талантларының бөтен кырларын күрсәтә алдылар. Тольяттида татар милли-мәдәни мохтарияте эшли башлаганнан бирле, кечкенә бәбкәләр булып оешмага килгән балалар, татар мохитында тәрбияләнеп, аккошлар сыман канатланып китеп, илебезнең төрле төбәкләрендә хезмәт итәләр. Алсу Хафиз, Әдилә Сафина, Рамил Камалтдинов, Солтан Сафин — Казанда, Тимур Сафин, Эльмира Ибраһимова — Мәскәүдә, Артур Латыйпов — Иордания илен­дә. Ә Диләрә Усманова, Алсу Галәмгирова, Анас­тасия Бажутова, Наил Исхаков, Тольят­тиның төрле оешмаларын­да эшләсәләр дә, бүгенгәчә мохта­рият эш­ләренә катнашып яшиләр.

Шәһәрдә “Идел” җыр һәм бию ансамбле оешканнан бир­ле алтынчы буын бала­лары “Язлар моңы” фестива­лендә катнашалар. Быелгы фес­ти­вальдә унбер яшьлек Илсөя Аббязова, тугыз яшьлек Юлия Галәмгирова белән Кәмилә Абсаттарова өченче урынны бүлештеләр, алты һәм җиде яшьлек Айгөл белән Әдилә Рәхмәтулловалар, әни турында җыр җырлап, икенче урынны алдылар. Биш яшьлек Руфинә Абдуллова да “Әбием” җыры белән алардан калышмады. Ә унҗиде яшьлек Салават Солтанов, җиткән кыз Диләрә Усманова, яшүсмер Алия Ильясова беренчелекне яуладылар.

Биючеләр арасында Сабина Сабировага, музыкаль инструментларда уйнаучылардан — скрипкачы Алинә Татарянцка тиңнәр булмады. Фестивальдә балалар гына түгел, олылар да чыгыш ясады. Алар арасыннан Идея Солтанова беренчелекне алды, Мәсгут Хәйбуллинга, сәхнә ветераны буларак, махсус бүләк тапшырылды. Ә осталарның остасы уналты яшьлек Суфия Шәкүрова Гран-при бүләгенә ия булды.

“Язлар моңы фестивале” — Тольятти татарлары эш­ләгән эшләрнең кечкенә генә бер өлеше. Төп бурычыбыз — яңа буын татар балаларына җыр, бию һәм моңлы көйләр аша татар теленең бөеклеген, кирәклеген, татар булу горурлыгы хисен сеңдерү”, — диде ахырда Зөлфия Галиханова.

Эльмира Шәвәлиева

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*