tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл шәһәрендә язучы Якуб Зәнкиевны искә алдылар
Тубыл шәһәрендә язучы Якуб Зәнкиевны искә алдылар

Тубыл шәһәрендә язучы Якуб Зәнкиевны искә алдылар

6 нчы апрельдә Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә мәшһүр якташыбыз, язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Якуб Камали улы Зәнкиевның истәлегенә багышланган иҗат кичәсе уздырылды. Быел аңа 6 нчы апрельдә 104 яшь тулган булыр иде. Кичәне алып баручы Рузалия Корманалиева язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, авторның китаплары күргәзмәсе турында сөйләде. Кичәдә катнашучы ветеран укытучылар, мәдәният үзәге хезмәткәрләре хатирәләре белән уртаклаштылар. Телне саклау, татар телен һәм әдәбиятны мәктәпләрдә укыту, балаларга милли рухта тәрбия бирү, өлкә газетабыз “Яңарыш”ны саклап калу теләге белән яшәгән Якуб Камали улы Зәнкиев иҗат иткән дәверендә ”Иртеш таңнары”, “Ялкында өтелгән мәхәббәт”, “Кайчыколак” әсәрләрен язган. Язучы, талантлы педагог, РФнең Атказанган укытучысы, журналист, публицист, Бөек Ватан сугышы ветераны турында педагогик фәннәр кандидаты Клим Солтан улы Садыйков, РФнең атказанган укытучысы Рәшидә Корман кызы Бакиева, мәгариф отличнигы Мәдинә Рәхим кызы Уразметова, “Яшьлеккә сәяхәт”ансамбле җитәкчесе Роза Нәби кызы Яхина истәлекләре белән уртаклаштылар. Язучының әсәрләре себер татарларының энциклопедиясе дип, Якуб Зәнкиевның романнарында мифологик һәм фольклор мотивлар темага диссертация яклаган Гөлсинә Ташкеева мәкаль-әйтемнәре турында сөйләде. Тубыл шәһәре себер татарлары автономиясе рәисенең урынбасары Илтус Уразмаметов Хуҗайлан авылында Якуб Зәнкиев исемендәге мәктәп музеена экскурсияләр оештырырга кирәклеген тәкъдим итте. Кичәдә Якуб абыйның тормыш иптәше Рәшидә апа Зәнкиева иҗат иткән шигырьләрен яттан Рәшидә Бакиева сөйләп безнең күңелләребезне үткәннәргә алып барды.

Мондый кичәдә беренче мәртәбә булган Якуб абыйның улы Илнурның (мәрхүм) коллегасы Элвар Шәрипов хатирәләре белән уртаклашты.

Якуб абый исән чагында себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе, музей хезмәткәрләре, монда эшләүчеләр белән күп мәртәбә очрашты. Аларның йортларына килгән һәр кешене Рәшидә апа якты йөз, милли ризыклар белән каршылый иде. Хәзер Рәшидә апа өлкән яшьтә булса да, кешегә җылы сүз таба белә. Аларның улларына, кызларына да мөрәҗагать итәргә туры килде. “Себер иле” тапшыруларына төшерү өчен җыелышып “Күбәләк”не җырлаулары, Бөек Ватан сугышы темасына багышланган тапшыруларыбызда да Якуб абыйның катнашулары-онытылмаслык якты хатирәләр…

Я.К.Зәнкиев вафатыннан соң, үзәк җитәкчесе Сафиулла Ильясовка (мәрхүм) күренекле шәхеснең язган хатын, музейга язучының шәхси әйберләрен тапшырдылар. Андый ярдәмчел, бай күңелле, искиткеч игелекле кешеләр дөнья йөзендә күбрәк булсын иде.

Мәдәният үзәгендә язучыга багышланган чараларны ел саен апрель аенда үткәрү традициягә керде. Быелгы чара узган еллардан аерылып торса да, кичәгә килүчеләр язучының әсәрләрен яхшы белгәннәрен күрсәттеләр. Якуб Камали улы Зәнкиевның якты истәлегенә багышланган кичәда аны ихтирам иткән кешеләр җыелган иде.

Арабыздан киткән күренекле шәхесләребезне искә алып тору, хатирәләр белән уртаклашу себер татар мәдәният үзәгенең матур бер традициясе. Я.К.Зәнкиев себер татарларыннан чыккан күренекле язучы. Бөек шәхеснең тормыш юлын, иҗатын чагылдырган үзәк каршындагы музей тарихыбызны сакласын дигән теләкләр дә яңгырады.

Римма Умитбаева

Тубыл

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*