tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы якшәмбе мәктәпләре бүлекләре челтәрен киңәйтәчәк
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы якшәмбе мәктәпләре бүлекләре челтәрен киңәйтәчәк

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы якшәмбе мәктәпләре бүлекләре челтәрен киңәйтәчәк

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы якшәмбе мәктәпләре бүлекләре челтәрен киңәйтә. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова Чаллыда ТР Халыклары ассамблеясы советының күчмә утырышында хәбәр итте.

«Без хәзер барлык районнардан гаризалар кабул итәбез. Быел һәр муниципалитетта челтәрне үзгәртү турында Карар кабул ителәчәк. Якшәмбе мәктәпләренең бүлекләрен өстәмә белем бирү учреждениеләрендә дә ачу планлаштырыла», – дип сөйләде Закирова.

Мәктәпләр теләге белән туган телләрне өйрәнү буенча түгәрәкләр ачыла, дип ассызыклады ул. «Түгәрәкне туган телдә оештырырга һәм алып барырга әзер кешеләрне тапкан җирдә без, һичшиксез, аларны оештырабыз», — дип билгеләп үтте министр урынбасары.

mon.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*