«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителде. Казанда «Россиянең ел укытучысы» бөтенроссия конкурсларының региональ этабына нәтиҗә ясалды.
«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесенең 1 нче урын алган җиңүчеләре — Свердловск өлкәсенең Манчаж Тамак төп белем бирү мәктәбе укытучысы Данир Каюмов һәм Казан шәһәренең 18 нче урта гомуми мәктәбе укытучысы Альбина Яруллина.
2 нче урынны Башкортстанның Илеш районы Базытамак мәктәбе укытучысы Илмира Ахунова һәм ТР Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укытучысы Ландыш Әһлетдинова алды.
3 нче урында — Чувашиянең Батыр районы 1 нче Шыгырдан урта мәктәбе укытучысы Роза Айзатуллова һәм Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбе укытучысы Ләйсән Нигъмәтуллина.
Лауреатлар — Пермь краеның Барда районы Каенавыл мәктәбе укытучысы Элиза Илкәева, Чаллының Мулланур Вазитов исемендәге гимназиясе укытучысы Алсу Фәттахова, Самара өлкәсе Похвистнево районы Гали урта мәктәбе укытучысы Искәндәр Латыйпов, Алабуга районы 1 нче гимназия — милли белем бирү үзәге укытучысы Зимфия Илдарханова.
Җиңүчеләрне Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салиховлар котлады.
Рузилә Мөхәммәтова