Бу көнне ике җиргә чакырулы идем. Мин икенчесен – «Ак калфак» оешмасының чираттагы утырышын сайладым. Чөнки оешмада мөнәсәбәтләр һәрчак ихлас, самими, шуңа да гел очрашасы, аралашасы килә. Илдә барган вакыйга, проблемаларга һич битараф түгелбез. Милләтебез, халкыбыз уңышларына көчебездән килгәнчә өлеш кертергә тырышабыз. Бу юлы да ирешелгән уңышларны барлап, күңелне тырнаган мәсьәләләрне уңай якка үзгәртү өчен ниләр эшләп булуын ачыклап, анык максатлар куйдык.
Җитәкчебез Зөлфирә Камалова күптән түгел булып узган VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены һәм аның резолюциясе белән таныштырды. Анда бездән биш делегет катнашуы ук районның «Ак калфак» оешмасы эшчәнлегенә олы бәя. Гөлсем Миңлебаеваның шәҗәрәләре, Альбина Фазлыеваның мөселман күлмәкләре һәм баш киемнәре күргәзмәләре янында кунакларның чират торып фотога төшүләрен ишетеп куандык.
Район башкарма комитеты рәисенең беренчеурынбасары Илшат Солтан улы иң-иңнәргә истәлек бүләкләре тапшырды. Яңгул авылы «Ак калфак» оешмасы эш нәтиҗәләре буенча районда беренче дип табылган. Җитәкчесе – Сәлимә Габделхакова. Ул «Сердәш» ветераннар клубын оештыручы да. Сәлимәбез күп бәйгеләрдә иң актив катнашучы. «Татар сүзе», «Җәлил көннәре», «Әдәби марафон» – шуларның берничәсе.
Тагын бер күркәм гамәле – ул элек сәхнәләрне дер селкетеп йөреп тә, хәзер төрле сәбәпләр аркасында өйдә йомылып калган ханымнарны актив тормышка кире кайтаруга зур тырышлык куя. Алты бала анасы Нурия Газимҗанова да, авариядән соң сәхнәне оныткан Рәйсә ханым да кабат иҗтимагый тормышта кайный башлаганнар. Күпләрне скандинавия йөреше белән шөгыльләнергә тартучы да Сәлимә аларда. Тагын әле шагыйрә дә ул: аның «Хисләр дәрьясы» җыентыгы үземнең дә һәрчак өстәлемдә тора. Төшенкелек кебек хисләр тирәмдә әйләнә башласа, ул китапны кулыма алам. Дөньям яктырып китә.
Авылда иң эш күп булган чорда – җәй аенда да самавырлар белән «Шәрифҗан» чишмәсе янында ял итәргә вакыт таба яңгуллылар. Әле безне дә җыйнаулап җиләк, чикләвек өмәсенә килергә, ял итәргә чакырдылар.
Районның иң юмарт эшмәкәре, күп чараларның иганәчесе Гөлсем Миңлебаева – шәҗәрәләр төзү остасы. Үз шәҗәрәсен төзергә теләүчеләр аңа килә, хәтта чит район, чит республикадан килеп тә шәҗәрә эшләтүчеләр бар. «Кариледә шәҗәрәсез кеше юк», – ди Гөлсем ханым. «Ул 60 ка якын шәҗәрә эшләгән инде, бу кадәр шәҗәрә эшләгән хатын-кыз юк», – ди җитәкчебез. Аның зәвыклы шәҗәрәләрен иң затлы күргәзмәләргә куярлык. Гөлсем – педагог. Сөйләсә, йотлыгып тыңлыйсың. Архивларда эшләү тәҗрибәсе зур, хәтере гаҗәп. Бу сәләтле ханымның архив оешмасы, республика җитәкчелеге үткәргән «Без – гасырда эзлебез» бәйгесендә катнашып, җиңү яулавы табигый. Әлеге бәйгегә районнан башка гаилә барырга тиеш була, әмма айдан артык әзерләнгәч, көтелмәгән кыенлык чыгып, алар бара алмый. Шуннан Гөлсем ханымга мөрәҗәгать итәләр. Бик ашыгыч рәвештә, кыска вакытта әзерләнергә туры килсә дә, башта Теләчедә, аннан Казанда абсолют җиңүче була ул. Киләсе елга Болгарда Ислам динен кабул итүгә 1100 ел була. Гөлсем ханым Болгар һөнәрчеләре кызыл балчыктан ясаган чүлмәкләрнең күчермәсен алып бара. Манекеннарда районда яшәүче төп милләтләр – татар, рус, удмурт, мариларның борынгы киемнәре. Һәм төрле милләт киемнәреннән курчаклар. Шуңа өстәп – 50 дән артык онытылган борынгы татар ашларының рецептлары… Сәхнәдә Президентыбыз Рөстәм Миңлеханов Миңлебаевларның һәр гаилә әгъзасының кулын кысып сәламли.
«Синең шәҗәрәң башкаларныкыннан үзгә булып, яңалыгы белән җәлеп итәргә тиеш, – ди Гөлсем. – Миңа бөтен район ярдәм итте: мәдәният хезмәткәре Гөлнара Гарипова Америкада ял иткән җиреннән киңәшләр бирде, ЗАГС хезмәткәре Зөһрә Әхмәтханова һәрчак янәшәдә булды».
Гөлсем Әдһәм кызы шәҗәрә төзү серләрен безгә дә өйрәтергә ышандырды.
Дөньякүләм актуаль проблемаларның берсе – гаилә кыйммәтләренең югалуы, демографик хәлнең кискенләшүе, буйдаклар проблемасы. Безнең районда да шул хәл: үлүчеләр – туучылардан, аерылучылар өйләнүчеләрдән күбрәк. Туган балалар саны да елдан-ел азая. Шуларны истә тотып, «Буйдаклар» клубы эшен җайландыру кирәк, дип хәл иттек, җитәкчесе итеп район халкын яхшы белгән, тынгысыз актив шагыйрәбез Мәгъмүрә Хөрмәтуллинаны билгеләдек. Буйдакларның районара очрашуларын оештыру тәкъдиме дә булды.
Менә шулай: иңнәрендә ил гаме ак калфаклы тынгысыз ханымнарның.
Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА,
Шубан авыл җирлегенең «Ак калфак» һәм ветераннар советы рәисе.
Балтач районы.
“ТАТАРЛАР” газетасы 2021 ел, июль 13 сан (151)