tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Казан шәһәрендә “Чистай өязенең  мәгърифәт  йолдызлары” дип аталган фәнни-гамәли конференция үткәрелде

ВИДЕО: Казан шәһәрендә “Чистай өязенең  мәгърифәт  йолдызлары” дип аталган фәнни-гамәли конференция үткәрелде

2021 елның 14 июлендә Казан шәһәрендә “Чистай өязенең  мәгърифәт  йолдызлары” дип аталган фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

Конференция «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән, Татарстан Республикасы  Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Татарстан Республикасының “Сириус” хатын-кызларга, гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү” региональ иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылды.

Конференция Татарстан  Республикасы Фәннәр академиясенең  Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының конференц-залында узды.

Конференциянең төп максаты – Чистай өязендә туып үскән мәшһүр татар-хатын кызларының милләтне саклап калу, халыкны укымышлы, белемле итү юлында башкарган эшләрен күрсәтү.  Конференциядә Чистай өязе кызлары: Хәдичә Ямашева-Таначева, Абруй Сәйфи, Фатыйма-Фәридә Вагапова-Нәүрүзова, Сания Гыйффәт, Ләбибә Хөсәения, Сәгадәт Исхакый-Чагатай, Илһамия Туктарова- Богданович, Өммегөлсем Камалова-Акчурина, Рабига Хәкимова, Вера Минкина, Рәйсә Ишморатова, Зәйтүнә Мәүлүдованың башкарган эшләре, тормыш юллары хакында галимәләребез чыгыш ясады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*