tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Омск өлкәсенең Каракүл татар авылында төзекләндерү эшләре алып барыла

ВИДЕО: Омск өлкәсенең Каракүл татар авылында төзекләндерү эшләре алып барыла

13 июль көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә килде.

Эш сәфәре кысаларында Милли Шура рәисе Большеречье районының татар активы һәм Каракүлдә янгыннан зыян күрүче гаиләләр белән очрашып сөйләште.

Исегезгә төшерәбез, 6 май көнне Каракүл авылында зур янгын чыккан иде. Ут 25 корылманы, 1 азык-төлек кибетен, 14 торак йортны һ.б. юк итте. Янгында зыян күрүчеләр өчен барлыгы 10 миллионнан артык акча җыелды. Әлеге сумманың 3 миллион сумы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бирелде, калган өлеше хәйрия һәм төбәктән матди ярдәм нәтиҗәсендә тупланды. Ярдәм күрсәтүчеләр арасында Австралия, Төркиядә яшәүче милләттәшләребез дә бар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*