tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Быел Державин премиясен «Казан ханбикәләре» трилогиясе өчен бирделәр
Быел Державин премиясен «Казан ханбикәләре» трилогиясе өчен бирделәр

Быел Державин премиясен «Казан ханбикәләре» трилогиясе өчен бирделәр

Язучы Ольга Иванова «Нурсолтан», «Сөембикә», «Гәүһәршат» китапларыннан торган җыентык өчен бүләкләнде.

Лаеш районында узган Бөтенроссия Державин исемендәге шигърият фестивалендә Г. Р. Державин исемендәге Республика премияләрен дә тапшырдылар.

Татарстанның Мәдәният министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2021 елда әдәбият өлкәсендә Державин премиясенә «Нурсолтан», «Сөембикә», «Гәүһәршат» китапларыннан торган «Казан ханбикәләре» трилогиясе өчен язучы Ольга Иванова лаек булды. Ольга Иванова Татарстан Язучылар берлегенең рус язучылары секциясе җитәкчесе (2021 елдан).

Премиягә барлыгы 5 кандидат тәкъдим ителгән булган: «Казан ханбикәләре» трилогиясе өчен Ольга Иванова; «Сайланма әсәрләр» шигырьләр җыентыгы өчен Татьяна Сушенцова, «Алар Җиңүне якынайттылар» китабы өчен Ринат Маннан (Архипов Ринат), «Сукояр чоры аборигены» басмасы өчен шагыйрь, тәрҗемәче, нәшир Вера Хамидуллина, «Казан журналистикасы тарихы очерклары» басмасы һәм «ОНД–№ 4181» роман-поэмасы, антиутопиясе өчен Айрат Бик-Булатов.

«Казан ханбикәләре» трилогиясе Казан ханлыгы чорын — XV гасырның икенче яртысыннан XVI гасырның икенче яртысына кадәр дәверне үз эченә ала. Геройларның географиясе Нугай Урдасыннан, Себер ханлыгыннан Бөек Мәскәү кнәзлегенә, Бөек Литва кенәзлегеннән һәм Польша Корольлегеннән Кырым һәм Госманлы империясенә кадәр барып тоташа.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*