Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / «Ауропа татарлары альянсы» утырышында “Ауропа Сабантуе”н үткәрү мәсьәләсе каралды
«Ауропа татарлары альянсы» утырышында “Ауропа Сабантуе”н үткәрү мәсьәләсе каралды

«Ауропа татарлары альянсы» утырышында “Ауропа Сабантуе”н үткәрү мәсьәләсе каралды

Бүген, 15 июльдә, ZOOM платформасында «Европа татарлары альянсы» утырышы узды. Утырышны “Ауропа татарлары альянсы”ның рәисе вазыйфаларын башкаручы Бари Дианов үткәрде. Утырышта Литваның Клайпеда шәһәрендә “Европа Сабантуе”н үткәрү мәсьәләсе каралды.

Утырышта Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән БТК Башкарма комитетының якын һәм ерак чит илләр татарлары иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге башлыгы Ленара Кутеева катнашты. Ул җыелышта катнашучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.

Утырыш нәтиҗәләре буенча, коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле вәзгыять сәбәпле, 2021нче елда “Европа Сабантуе”н үткәрмәү турында карар кабул ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*