Казан Мэриясе һәм экскурсовод Җәмилә Локманова тарафыннан оештырылган мәчетләр буйлап экскурсия үтте. Иске Татар бистәсе буйлап оештырылган ике сәгатьлек сәфәр вакытында казанлылар мәчетләргә нигез салыну һәм аларның совет чорындагы язмышы турында белделәр, күренекле имамнар һәм хәйриячеләр белән таныштылар, Апанай һәм Нурулла мәчетләрендә булдылар.
Экскурсия Мәрҗани мәчете янында башланды, аның төзелешенә XVIII гасырда Екатерина II рөхсәт бирә. XIX гасырда 39 ел дәвамында дин белгече һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани мәчетнең имамы булып тора, мәчет үзе дә аның исемен йөртә. Мәчет совет чорында эшләгән бердәнбер гыйбадәт йорты була.
Шуннан соң экскурсиядә катнашучылар, Мәрҗани мәчете кебек үк шул елларда төзелгән Апанай мәчетендә булдылар, Зәңгәр һәм Галиев мәчетләрен карадылар. Сәфәр Нурулла мәчете белән тәмамланды.

