tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Татар бистәсе буйлап экскурсиядә казанлылар биш мәчетнең тарихы турында белде
Иске Татар бистәсе буйлап экскурсиядә казанлылар биш мәчетнең тарихы турында белде

Иске Татар бистәсе буйлап экскурсиядә казанлылар биш мәчетнең тарихы турында белде

Казан Мэриясе һәм экскурсовод Җәмилә Локманова тарафыннан оештырылган мәчетләр буйлап экскурсия үтте. Иске Татар бистәсе буйлап оештырылган ике сәгатьлек сәфәр вакытында казанлылар мәчетләргә нигез салыну һәм аларның совет чорындагы язмышы турында белделәр, күренекле имамнар һәм хәйриячеләр белән таныштылар, Апанай һәм Нурулла мәчетләрендә булдылар.

Экскурсия Мәрҗани мәчете янында башланды, аның төзелешенә XVIII гасырда Екатерина II рөхсәт бирә. XIX гасырда 39 ел дәвамында дин белгече һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани мәчетнең имамы булып тора, мәчет үзе дә аның исемен йөртә. Мәчет совет чорында эшләгән бердәнбер гыйбадәт йорты була.

Шуннан соң экскурсиядә катнашучылар, Мәрҗани мәчете кебек үк шул елларда төзелгән Апанай мәчетендә булдылар, Зәңгәр һәм Галиев мәчетләрен карадылар. Сәфәр Нурулла мәчете белән тәмамланды.

Катнашучылар һәр мәчетнең тарихы белән танышып, аларның архитектур үзенчәлекләрен күреп кенә калмады, сәүдәгәрләр һәм хәйриячеләрнең нинди роль уйнауларын, мәчетләрдә төрле чорларда хезмәт иткән имамнар һәм татар мәдрәсәләре турында да белделәр.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*