tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсендә нәфис сүз осталары конкурсы җиңүчеләре билгеле булды
Төмән өлкәсендә нәфис сүз осталары конкурсы җиңүчеләре билгеле булды

Төмән өлкәсендә нәфис сүз осталары конкурсы җиңүчеләре билгеле булды

Өлкә күләмендә үткәрелгән Халыкара туган тел көненә һәм Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган “Звучи в веках, родной язык”дип исемләнгән нәфис сүз осталары бәйгесенә йомгак ясалды. Төмән өлкәсенең этномәдәни компонентлы мәктәпләрнең коммерциясез партнерлар оешмасы “Истоки” оештырган бәйгедә Төмән, Тубыл, Вагай, Исәт, Аромаш, Яркәү, Ялутор районнары мәктәпләреннән 43 укучы татар телендә шигырьләр сөйләделәр.

Бәйгенең нәтиҗәләре буенча 1-4 сыйныф укучылар арасында беренче дәрәҗә лауреат дипломына Азалия Айдуллина лаек булды (җитәкчесе Банисә Ниязова, Тубыл шәһәренең унбишенче урта белем бирү мәктәбе).

Башлангыч сыйныф укучылар төркемендә Х.Х.Яхин исемендәге Шыкча урта белем бирү мәктәп укучысы Алинә Альметова да беренче урынга чыкты (укытучысы Флера Зөлбәхәрова).

Икенче дәрәҗә лауреат дипломы белән Аслана урта белем бирү мәктәп укучысы Сафинә Алибаева бүләкләнде (укытучысы Алсу Исмәгыйлева). Казанлы урта белем бирү мәктәп укучысы Элина Йосыпова да икенче урын лауреат дипломына лаеклы булды (укытучысы Асия Зимагулова). Өченче урын лауреат дипломы белән бүләкләнгән Аиша Ягудеевага котлауларыбызны юллыйбыз (җитәкчесе Наисә Гайнельянова, Төмән шәһәренең “Этнос” балаларга гомуми белем бирү үзәге)

5-8 нче сыйныф укучылар арасында беренче дәрәҗә лауреат дипломы иясе Ләйлә Насыйбуллина булды (укытучысы Банисә Ниязова). Х.Х.Яхин исемендәге Шыкча урта белем бирү мәктәп укучысы Элина Зөлбәхәрова икенче урынга чыкты (укытучысы Флера Зөлбәхәрова). Төмән шәһәренең 52 урта белем бирү мәктәп укучысы Равилә Кармышакова икенче дәрәҗә лауреат дипломына лаеклы булды (укытучысы Наисә Гайнельянова). Өченче дәрәҗә лауреат дипломын Надия Мөхәммәтҗанова алды (укытучысы Эльмира Садыйкова, Янтык урта белем бирү мәктәбе).

9-11 сыйныфлар арасында беренче дәрәҗә лауреат дипломы белән Земфира Вәлиева бүләкләнде (укытучысы Банисә Ниязова). Ворогушино төп белем бирү мәктәп укучысы Ләйсән Гарифуллина икенче дәрәҗә лауреат дипломын алды (укытучысы Рауза Гарифуллина).

Тукыз урта белем бирү мәктәбе укучысы Дианира Ибукова икенче дәрәҗә лауреат дипломына лаеклы булды (укытучысы Венера Ибукова). Өченче дәрәҗә лауреат дипломын Даяна Әбибуллина алды (укытучысы Асия Зимагулова). Х.Х.Яхин исемендәге Шыкча урта белем бирү мәктәп укучысы Ислам Хәмидуллин өченче дәрәҗә лауреат дипломына ия булды (укытучысы Гузалия Муллачанова).

Туган тел көненә багышланган онлайн форматта узган бәйгегә катнашучылар яраткан шагыйрьләренең шигырьләрен сәнгатьле сөйләүләрен видеога төшереп видеоязмаларын “Истоки“ оешмасы җитәкчесе Әлфия апалары Петуховага тапшырдылар. Ул:”Мондый бәйгене онлайн форматта беренче мәртәбә үткәрдек. Матур, эчтәлекле, сәнгатьле сөйләгән шигырьләрне өлкәбезнең төрле шәһәрләрендә, районнарда, авылларда укучы укучылар тыңладылар, социаль челтәрләрдә фикерләре белән уртаклаштылар. Абруйлы жюри эгъзалары һәр чыгышка бәя бирде,”-дип сөйләде.

Педагогик фәннәр кандидаты, ТОГИРРО доценты, Россия Федерациясе халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мактаулы остазы, яшь педагогларәга һөнәри яктан ярдәм итүдәге шәхси казанышлары өчен ”Мактаулы остаз” исеме бирелгән, төрле дәрәҗәле бәйгеләрдә жюри вазыйфасын башкарган Рафаэль Гадиев:”Укучылар бәйгедә бик кызыксынып катнаштылар, сәнгатьле итеп татар шагыйрьләренең әсәрләрен укыдылар, шунысы әһәмиятле, конкурсантлар барысы милли татар киемнәрдә, чыгышлары милли көйләр белән бизәлеп барылды. Мондый бәйгеләрне киләчәктә дә үткәрергә кирәк. Чараны оештыручы ”Истоки” оешмасы җитәкчесе Әлфия Петуховага, укучыларны әзерләүче укытучыларга, укучыларга уңышлар телим. Бәйгедә җиңүчеләр быел “Таң йолдызы”нда катнашырлар дигән өметем бар,”-диде.

Нәфис сүз осталары бәйгесе җиңүчеләрен котлыйбыз. Тәҗрибә туплаган “Истоки” оешмасына, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына, укучыларга киләчәктә дә уңышлар телик. Сезнең нәтиҗәләр белән сокланабыз!

                                       Римма Умитбаева

Тубыл

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*