5 ноябрьдә Иске Ярмәк авылы халкы Мәдәният йортына агылды да, агылды. Биредә бик матур бәйрәм тамашасы узды.
Флера апа Хәлиуллина гаҗәеп матур кичәнең йолдызы булды, үзенең җырлары, сүз осталыгы белән барсын да таң калдырды. Бер-бер артлы сәхнәдә авылыбыз артистлары Наил, Ркия Галимуллиннар, Динар Гарипов, Наилә Ганниева, Зәмзәмия Вафина, Лилия Әбдерәхимова, Яңа Ярмәк авылыннан килгән махсус кунагыбыз Гөлсинур Гафурова үз чыгышларын ясадылар. Шулай ук үзебезнең бию тугәрәгенә йөрүче балаларыбыз биюләре белән халыкны куандырдылар.
Барча артистларыбызга бик зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Моң чишмәләрегез саекмасын, исән-имин булыгыз, шулай бергәләшеп мәдәният тормышында кайнашып яшик!
Чыганак: samtatnews.ru