tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңгырады моң, сибелде җыр
Яңгырады моң, сибелде җыр

Яңгырады моң, сибелде җыр

12 нче ноябрь көне Дүртөйле шәһәрендә шаулап-гөрләп  узган “Туган тел” татар җырын башкаручылар республика ачык бәйгесе белән озак истә калыр.

Татар телен, мəдəниятен саклап калу һəм үстерү юнәлешендә дәрәҗәле, халык арасында бик тиз популярлашып киткән “Туган тел” конкурсы турында бүген белмәгән-ишетмәгән кеше юктыр. Еллар үтә тора, ә бәйге чын-чынлап, татар җыры бәйрәменә әверелде. Татар җыры башкаручылары конкурсы быел бездә 15нче тапкыр үтте! Гала-концерт зур уңыш белән, оешкан төстә узды. Быелгысы, унбишенчесе Башкортстан Республикасы Башлыгы гранты ярдәмендә тормышка ашты.

Быел бәйгедә катнашу өчен алты дистәдән артык гариза кабул ителгән. Башка еллардан аермалы буларак, быел яңа номинация кертелгән: бәйгедә хәзер 12 кешегә кадәр булган вокал ансамбльләр дә катнаша ала. Шулай итеп, ике көн дәвам иткән бәйгедә 31 – үзешчән, 19 профессиональ артист һәм 12 вокал коллективы чыгыш ясады.
Бәйгенең географиясе дә елдан-ел киңәя. Быел да республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән тыш, Русиянең төрле төбәкләреннән конкурсантлар җыелды.

Аларның чыгышларын Башкортстан Республикасының халык һәм РФның атказанган артисткасы Нәзифә Кадыйрова, Башкортстан Республикасының халык артисты Гали Алтынбаев, БР атказанган мәдәният хезмәткәре Римма Садыйкова, БР халык артисткасы Гөлназ Мөхәммәдиева, җырчы, композитор, “Туган тел” бәйгесенең Гран-При иясе Рәдиф Зарипов, Республика халык иҗаты үзәге баш белгече Наталья Кондакова һәм Башкортстанның атказанган артисты, махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан Радик Диниәхмәтов составындагы мәртәбәле жюри бәһалады.

2011 елдан “Туган тел” бәйгесе Дүртөйле шәһәрендә уза һәм ул төбәкнең абруйлы, данлыклы арасына әверелде. Бу бәйгенең җыр сәнгате өлкәсендә үз урыны һәм дәрәҗәсе бар. Бу хакта, чараны ачып, Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов һәм БРның мәдәният министры урынбасары Илдар Мухьянов билгеләп үттеләр һәм “Туган тел” бәйгесенең яңа исемнәр ачучы, яшь талантларны барлаучы  һәм аларга зур сәхнәгә юллама бирүдән тыш, төрле төбәкләрдә яшәүче миләттәшләрне берләштерүче, күпмилләтле республикабызда халыклар дуслыгын ныгытучы зур мәдәни чара булуын ассызыкладылар.

Әлеге чара Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, Башкортстан татарлары конгрессы, Дүртөйле районы хакимияте тарафыннан Башкортстан Республикасы милли-мәдәни автономиясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән үтте.

Чыганак: omet-rb.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*