tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров: Туган тел укытучыларының милли хәрәкәт вәкиле икәнлеген күрсәтергә телибез
Данис Шакиров: Туган тел укытучыларының милли хәрәкәт вәкиле икәнлеген күрсәтергә телибез

Данис Шакиров: Туган тел укытучыларының милли хәрәкәт вәкиле икәнлеген күрсәтергә телибез

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Арчада “Туган тел” форумының әһәмияте турында сөйләде.

“Төп мәсьәлә – туган тел һәм әдәбият укытучыларының милли хәрәкәт вәкиле икәнен күрсәтү. Аларның дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда татар баласын тәрбияли алырдай ысулларны куллануларын телибез. Биредә укытучылар гына түгел, милли мәктәп директорлары, милли мәгариф өчен җаваплы җитәкчеләр, методистлар һәм, шулай ук, иҗтимагый татар оешмалары җитәкчеләре катнаша. Мәгариф хезмәткәрләре иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлектә эшчәнлек алып барсын иде”, – диде Данис Шакиров.

Бөтенроссия “Туган тел” форумы делегатлары бүген Арчага килде. Биредә белем бирү оешмаларының эшчәнлеге белән танышу бара, татар телен уку-укытуга бәйле көнүзәк мәсьәләләргә багышланган төрле педагогик остаханәләр уза. Шулай ук укытучылар өчен татар милли бизәкләрен төшерү, татар халык ашларын әзерләү, татар декоратив-гамәли сәнгате, татар халык биюе буенча мастер-класслар оештырылган.

Форумда Россиянең 28 төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан 800гә якын кеше катнаша.

Кунакларны Арча районы хакимияте исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе Ренат Гатиятов сәламләде.

“Арча районында 15 урта белем бирү, 17 төп белем бирү, 2 башлангыч мәктәп һәм 1 интернат-мәктәп бар. Районда 51 балалар бакчасы һәм 2 урта һөнәри белем бирү оешмасы эшли. Боларның барысында 5900 укучы белем ала”, – диде Ренат Гатиятов.

Арча районында 135 мәдәният учреждениесы эшли. Шуларның берсе – районның горурлыгы булган Яңа Кырлай авылындагы Габдулла Тукай музее комплексы. Арча районы шәхесләре белән дә горурлана. Бу җирлектән 200гә якын язучы һәм мәгърифәтче чыккан. Алар арасында Габдулла Тукай аерым урынны алып тора.

Югары Корсада Габденнасыйр Курсави туып үскән. Ренат Гатиятов сүзләренчә, Урта Корсада 1890 елда төзелгән мәдрәсә бинасында мәгърифәтчегә багышланган музей булдырылып килә. Шушы елларда төзекләндерелгән бинаны 10 декабрьдә ачырга планлаштыралар.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының регионара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Гөлия Мусина форумның бер көне Арчада узуын очраклы түгел, дип белдерде. “Арчада милли мәгариф һәм милли тәрбия бар. Күп язучылар бу җирлектән чыккан. Без чит төбәкләрдән килгән кунакларга Арчаның миллилеген күрсәтергә теләдек”, – диде ул.

Бөтенроссия “Туган тел” форумы Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үткәрелә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*