Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев Германиянең Берлин шәһәрендә Федераль архивта Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре белән бәйле булган яңа документлар тапкан.
«1944 елның мартында җәлилчеләр төркеме хөкем ителгәннән соң, җәлилчеләрнең берсе – татар шагыйре Әхмәт Симаев ул вакытта Германиядә булган Иерусалим мөфтие Әмин әл-Хөсәйнигә (мөфти нацистлар белән хезмәттәшлек иткән) «безне ничек тә булса үлем җәзасыннан коткарып булмас микән» дип, мөрәҗәгать иткән. Әмин әл-Хөсәйни төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итеп карый», – диде ул Беренче май мәйданында фашист төрмәсендә башлары киселгән герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу мәрасимендә.
Искәндәр Гыйләҗев тапкан документлар – Әмин әл-Хөсәйни белән Өченче рейхның аерым инстанцияләре арасындагы язышу кәгазьләре. Галим кәгазьләрнең күчермәсен алып калган.
«Биредә Тышкы эшләр министрлыгы, Көнчыгыш министрлыгы һәм Вермахтның югары командованиесе документлары бар. «Бу яшерен төркем Германиягә коточкыч зур зыян китергән», «бу безнең иң явыз дошманнар», «без аларга мәрхәмәтлелек күрсәтсәк, ул башка легионерларга шулкадәр тискәре тәэсир итәчәк», – дип язылган документларда», – диде ул.
Аның әйтүенчә, соңгы вакытта җәлилчеләрнең батырлыгын шик астына кую омтылышы булган. «Монда конкрет документлар табылды. Бу немецларның хәрби һәм сәяси эшчәнлегенә зыян китергән. Көнчыгыш халыкларны хезмәттәшлеккә тарту инициативасы аларны төптән җимергән. Әлеге дәлилләрдән дә көчлерәк нәрсә була алмый. Монда бернинди дә шиккә урын булырга тиеш түгел», – ди ул.
Галим яңа документлар тагын да табылыр, архивларда эзләнүләр тагын да дәвам итәр, дигән фикердә. «Иң әһәмиятлесе – каһарманнарның батырлыгы исбатланган, нигезләнгән. Без җәлилчеләр төркеме белән горурлана алабыз, аларның батырлыгы һаман да яшәр», – диде ул.
Искәндәр Гыйләҗев Идел-Урал легионы, Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең тарихы белән мәктәптә укыган елларда ук кызыксына башлавы турында әйтте. «1995 елда Германиягә барырга мөмкинлек таптым. Озак вакыт андагы архивларда эшләдем, төрле документлар карадым, материаллар тупладым. Озак эшләдем, озак эзләдем. Ләкин яңа документлар таба алмадым», – диде ул.
«Ниһаять, моннан ике ел элек пандемия алдыннан Берлин шәһәрендәге Федераль архивта яңа документлар таптым. Алар – моңа кадәр билгеле булмаган документлар. Ул чын мәгънәсендә көчле, тарихи дәлилләр. Мин аларны «Гасырлар авазы» журналында да бастырдым», – дип аңлатты тарихчы.