tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә Сембер сәүдәгәрләренә багышланган стенд әзерләделәр
Ульяновск өлкәсендә Сембер сәүдәгәрләренә багышланган стенд әзерләделәр

Ульяновск өлкәсендә Сембер сәүдәгәрләренә багышланган стенд әзерләделәр

Ульяновск өлкәсендә эшләп килүче “Сембер ” бизнес клубы вәкилләре тарих фәннәре кандидаты, Сембер татарлары турындагы китаплар авторы, төбәк тарихын өйрәнүче Римма Вильданованың хыялын чынга ашырдылар. Танылган шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан чыгып, Сембер сәүдәгәрләренә багышланган стенд әзерләнгәннәр. Әлеге стенд-күргәзмәдә танылган татар сәүдәгәрләре – Акчуриннар, Абушаевлар, Алеевлар, Бахтеевлар, Тенишев нәселләренең данлыклы кешеләре, аларның эш- гамәлләре, хәйриячелек эшләре турында бай эчтәлекле мәгълүмат тупланган.

17 милли китапханәдә әлеге стендны татар җәмәгатьчелегенә тәкъдим итү кичәсе узды. Анда татар эшмәкәрләре, татар автономиясе әгъзалары катнашты.
Әлеге стенд-күргәзмә Сембер сәүдәгәрләре музеенда урын алачак. Музей семберлеләрне, шәһәребез кунакларын кабул итәргә һәрвакыт әзер, диде Римма Вильданова.

t.me

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*