tatruen
Баш бит / Слайдер / Миңнеханов: «Без, кайда яшәүләренә карамастан, Татарстаннан чыгучыларга рәхмәтле»
Миңнеханов: «Без, кайда яшәүләренә карамастан, Татарстаннан чыгучыларга рәхмәтле»

Миңнеханов: «Без, кайда яшәүләренә карамастан, Татарстаннан чыгучыларга рәхмәтле»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башкала администрациясе башлыгы урынбасары Александр Горбенко белән бүген кич Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәрен ябу галаконцертында катнашты. Үзенең чыгышында ул татар мәдәниятенә игътибар һәм кызыксыну белән караучыларга рәхмәт белдерде.

«Без Татарстаннан чыккан һәркемгә, аның тарафдарларына һәм җанатарларына чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Безнең республика өчен җан атучыларның, кайда эшләүләренә карамастан, барысына да рәхмәт», – диде Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, Татарстан Республикасы көне алдыннан барлык татар җәмәгатьчелеге өчен ел саен Халыкара музыка йорты залында җыелу – зур хөрмәт һәм горурлык.

Мәскәүлеләр татар сәнгать эшлеклеләренең үзенчәлекле иҗатын яраталар һәм бәялиләр, дип искә төшерде Горбенко.

Миңнеханов Мәскәү мэры Сергей Собянинга һәм бөтен башкала администрациясенә игътибарлы мөнәсәбәт һәм татарлар өчен әһәмиятле чараларда катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

Искәртик, быел башкалада 21-25 августта узган Татарстан Мәдәният көннәре кысаларындагы галаконцерт Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган иде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*