tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Муса Җәлил шигырьләрен испан теленә тәрҗемә иткән Мәскәү кызы: Бу эшне дәвам итәсем килә
Муса Җәлил шигырьләрен испан теленә тәрҗемә иткән Мәскәү кызы: Бу эшне дәвам итәсем килә

Муса Җәлил шигырьләрен испан теленә тәрҗемә иткән Мәскәү кызы: Бу эшне дәвам итәсем килә

Мәскәү кызы Ульяна Федоринина Муса Җәлилнең шигырьләрен испан теленә тәрҗемә итү эшен дәвам итәргә теләвен әйтте.

«Тормышта барлыкка килә торган шагыйрьләр була. Алар үзләре сине таба кебек. Минем белән дә шулай булды. Мин Муса Җәлилнең сугыш турындагы бер шигырен генә белә идем. Аның иҗаты белән кызыксына башладым, чөнки аның шигырьләре ихлас. Үлем алдыннан иң ихлас сүзләр әйтелә. Бик күп шигырьләрен укыдым. Үзем испан теленә тәрҗемә эше белән шөгыльләнәм. Муса Җәлил шигырьләрен тәрҗемә итәргә булдым», – дип сөйләде ул.

Ульяна Федоринина испан теленә тәрҗемә ителгән ун шигырьдән торган җыентык чыгарган. Ул Мәскәүдә Мигель Эрнандес исемендәге 2123нче мәктәптә укыган.

  • Мигель Эрнандес – испан шагыйре.

Ул Муса Җәлил белән Мигель Эрнандес иҗатында охшашлык булуын әйтте. «Эрнандес та 27 яшендә төрмәдә вафат була. Тоткынлыкта булганда язылган шигырьләре бар. Алар арасында параллель үткәреп була», – ди Ульяна.

Ул Муса Җәлил шигырьләрен испан теленә тәрҗемә итү эшен дәвам итәргә тели. «Мәктәптә дә минем эшләрем белән кызыксындылар. Испаниядәге дусларыма күрсәттем, алар өчен бөтенлй ерак тарих булса да, сүзләре бик тәэсир итте. Муса Җәлилнең испан теленә тәрҗемә иткән шигырьләре күбрәк булуын телим», – диде ул.

Ульяна Федоронина «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә дә катнашкан.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*