tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә кунаклары – мәртәбәле ветеран хәзрәтләр
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә кунаклары – мәртәбәле ветеран хәзрәтләр

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә кунаклары – мәртәбәле ветеран хәзрәтләр

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә мөгаллимнәр һәм шәкертләр өчен бик истәлекле ифтар булып узды. Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 76 еллыгын каршылап, шәкертләр янына күрешергә күкрәкләрен орден, медальләр белән бизәгән сугыш һәм хезмәт  ветераннары, олуг, мәртәбәле хәзрәтләребез-остазларыбыз килде.

Алар үз вакытында безнең мәдрәсәбездә дини гыйлем эстәгәннәр, бүген дә мәдрәсә белән бик тыгыз элемтәдә торалар. Ул – Харис хәзрәт Салихҗан, Хәтер мәчете имам-хатыйбы, Г.Тукай премиясе иясе, полиция полковнигы, шәрәфле академик һәм Хаҗи хәзрәт Гатауллин, хәрби полковник, Кабан арты мәчетендә мәхәллә рәисенең ярдәмчесе, мәдрәсәбез ачылган беренче көннән тыгыз элемтәдә торып, кадрлар бүлеген һәм архивариус вазифасын үтәгән шәхес. Рәхимулла хәзрәт Яруллин һәм Ибраһим хәзрәт Шамиловлар – мәдрәсәбездә күп еллар үрнәк остаз булып хезмәт иткән күренекле шәхесләребез. Татарстанның халык артисты Миңгол ага Галиев – мәдрәсәбезнең остазы, шәкертләргә сөйләм, моң һәм көй буенча дәресләр бирүче мөгаллим. Тимур хәзрәт Ибраһимов, хәрби хезмәткә 27 ел гомерен биргән фидакарь зат, Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылы имам хатибы, безнең мәдрәсәнең умартачылык гыйлеме буенча остазы.

Олы хәзрәтләребез даими рәвештә уку йортыбыз эшендә катнашалар, шәкертләр белән очрашып торалар. Бүген дә алар мәдрәсәдәге үзгәрешләр белән танышып чыгып, уку йортыбыз җитәкчелеге, иганәчеләр, мөгаллимнәр эшенә югары бәя бирделәр,  Яшь буынга үген-нәсыйхәт бирделәр, бәйрәм белән котладылар. Очрашу барышында мөхтәрәм хәзрәтләребез дин белән фәнне бергә алып барырга чакырдылар. “Схоластика – фанатиклык ул. Динне белү өчен фәнне белергә кирәк. Матди дөньяның иң кечкенә кисәкчеге – атом. Атомнан алып дөнья төзелешенә кадәр булган бар нәрсә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бар кылынган. Яралтучыны тану бары динне һәм фәнне тану аша гына мөмкин. Туган мәдрәсәмдә дөньяви фәннәрне шулай күп укытылуын хуплыйм”, – дип белдерде очрашу барышында Харис хәзрәт Салихҗан.

Әлеге олы чара матур аш мәҗлесе белән тәмамланды. Мәдрәсә мөгаллиме Зөлфәт хәзрәт оештырган ифтарда мөгаллимнәр, шәкертләр, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.  Аш мәҗлесе, очрашу, бер  матур әңгәмәсе рәвешендә бик җылы төстә узды. Хәзрәтләр истәлекләре, мәдрәсәдә укуыган, эшләгән вакытлары хәтирәләре белән уртаклаштылар. Мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт үз чыгышында: “Сугыш бәләсе һәрбер йортның ишеген каккан, минем үземнең ике бабам да сугышта һәләк булды, безнең әти-әниләребез әти тәрбиясеннән мәхрүм булып үсте. Ата-аналарыбыз үз вакытында авыр тормышның әчесен күреп, балаларыбыз шушындый авырлыкларны, сугышны, ачлыкны күрмәсеннәр иде дип дога кылдылар, – дип әйтте. – Аллаһының рәхмәте белән, шуларның догасы бәрабәрендә тынычлыкта, иминлектә яшибез. Аллаһы тәгалә илебезне, халкыбызны тынычлыктан аермасын”.

Ветераннар белән очрашуга Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит хаҗи Мифтахов килгән иде. Ул олы кунакларны сәләмләп яшь вә урта буынга биргән тәрбия, аң-белем өчен рәхмәтләрен белдерде. Ул остазларга азык-төлек җыелмаларыннан торган күчтәнәчләр хәзерләгән.

Остазлар үзләренә игътибар өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр. Хаҗи хәзрәт Гатауллин, чыгыш ясап: “Без, ветераннар, бу мәдрәсә эшен башлап җибәрүчеләр. Мондый олы хөрмәтләвегез өчен бик зур рәхмәт. Иң беренче дин әһелләре, мөфтиләр безнең мәдрәсәдән чыктылар. Мин мәдрәсәдә 1991 нче елдан бирле хезмәт иттем, – дип хатирәләре белән уртаклашты.

Мәҗлес вакытында күренекле, буынар эстафетасын күрсәткән бер вакыйга да булып алды. Мәдрәсә шәкерте Габдулла Габдулла Тукай шигырен укый башлагач аның белән аны  Харис хәзрәт тә  сөйли башлады.  Ул А.Пушкин, Г.Тукай иҗатында Коръән мотивларын төпләп өйрәнгән зат. Ул 1944 елда 17 яшендә фронтка китә, сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Батырлык, ныклык, түземлек күрсәткәне өчен II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм 30дан артык медаль белән бүләкләнә. Шул ук вакытта ул, мәчет имамы буларак, тормыш юлының күп елларын рухи хезмәткә багышлаган, фәнни хезмәтләре өчен Г.Тукай премиясенә лаек булган.

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин очрашу ахырында  олы кунакларга үзенең “Остазлар өзеннән барсак, югалмабыз” исемле китабын бүләк итте һәм якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән чын күңелдән тәбрикләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*