tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Республикасы Президенты Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салды
Татарстан Республикасы Президенты Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салды

Татарстан Республикасы Президенты Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салды

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Җиңү Паркына килде. Республика җитәкчесе Дан мемориалы янындагы Мәңгелек утка веноклар һәм чәчәкләр салу тантанасында катнашты.

Һәлак булган Ватан сакчыларын искә алуда республика Президенты белән бергә Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук ветераннар һәм яшьләрнең патриотик оешмалары вәкилләре катнашты.

«Сез — җиңү варислары, сезне Җиңү көне белән котлыйм», — дип мөрәҗәгать итте яшьләргә Рөстәм Миңнеханов. Яшьләр Президентка җавап итеп, өч мәртәбә «Ура!» дип кычкырып сәламләде.

Веноклар салыр алдыннан, чарада катнашучылар сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды. Соңыннан Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады, ә мактаулы каравыл мемориалга килгән кунаклар белән Мәңгелек утка чәчәкләр һәм веноклар салды.

Рәсми чара тәмамланганнан соң, делегация паркның эченә үтте, һәлак булган сугышчыларның аналарына һәм тол хатыннарына куелган һәйкәл янына килде. Соңыннан Татарстан Президенты Меңъеллык мәйданына китте, монда бүген Казан гарнизоны гаскәрләренең Җиңү көненә багышланган парады булачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*