Бүген Болгарда уза торган «Изге Болгар җыены»на килгән кунакларны Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты вәкилләре яулык һәм чалма бәйләргә, намаз укырга өйрәтә.
«Кызлар яулык бәйләргә, намаз укырга өйрәтә һәм шулай ук мехенди ясау буенча мастер-класс үткәрәләр. 126 тапкыр парашют белән сикергән иң атаклы хәзрәтләребезнең берсе Тимур хәзрәт (авт. – Ибраһимов) шулай ук безнең белән, ул чалма бәйләргә өйрәтә. Рәхим итегез! Дини уку йортлары да сезне һәрвакыт көтә, укырга беркайчан да соң түгел», – дип сөйләде институтның уку-укыту бүлеге мөдире Нәзирә Гыйззәтуллина.
Чыганак: tatar-inform