tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәфыйкъ Мөхәммәтшин: Болгар җыены традицион кыйммәтләрне саклау өчен зур мөмкинлек
Рәфыйкъ Мөхәммәтшин: Болгар җыены традицион кыйммәтләрне саклау өчен зур мөмкинлек

Рәфыйкъ Мөхәммәтшин: Болгар җыены традицион кыйммәтләрне саклау өчен зур мөмкинлек

Россия ислам институты ректоры Рәфыйкъ Мөхәммәтшин «Изге Болгар җыены»ның әһәмияте турында сөйләде.

«Изге Болгар җыены» 80нче еллар ахырыннан үткәрелә. Ул вакытта мөселманнарда дини һәм милли аңны формалаштыручы бик мөһим фактор иде. Мөселманнар бирегә килеп, ислам диненең 1000 елдан артык кабул ителүен, дәүләт дине булганлыгын күреп китәләр иде. Бу чыннан да бик мөһим», – дип сөйләде ул.

Ул җыенда ел саен 50-60 мең кешенең катнашуын искәртте. Быел KazanForum икътисади форумгына 60 илдән килгән кунакларның да күбесе «Изге Болгар җыены»на калуын әйтте.

Бүгенге көндә дөнья үзгәрә, бер полярлы дөнья күп полярлыга әйләнеп бала. Шушы шартларда традицион кыйммәтләрне, Әбү Хәнифә мәзһәбен, Матуриди акыйдасын саклау бик мөһим. Шуңа күрә Болгар җыены традицион кыйммәтләрне саклау өчен зур чара һәм бер зур мөмкинлек дип саныйм», – дип сөйләде ул.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*