tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов «Изге Болгар җыены»н ачты
Рөстәм Миңнеханов «Изге Болгар җыены»н ачты

Рөстәм Миңнеханов «Изге Болгар җыены»н ачты

Бүген Болгарда «Изге Болгар җыены» үтә. Бу бәйрәм Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул итү көненә багышлана һәм 1989 елдан бирле ел саен зурлап уздырыла. Быелгы чарада 40 меңгә якын кеше, шул исәптән – «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» ХIV Халыкара икътисадый форумы кунаклары һәм XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы вәкилләре катнаша.

Татарстан Раисе Рөстәм Миңнеханов «Изге Болгар җыены»н ачты.

“Бүген безнең өчен бик зур тантана. Болгар – безнең нигезебез. Болгар булганда безнең телебез, динебез, гореф-гадәтләребез яшәячәк. Безнең белән бергә булган өчен кунакларыбызга чын күңелдән зур рәхмәт” – диде Татарстан Раисе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*