М. Хәйретдинов исемендәге үзәк китапханәдә Библиотеки Октябрьский шагыйрь, көндәлекләр язучы Таһир Хәбировның иҗат кичәсе үтте.
Ул Таһир Нигъмәтулла улының «Туган ягым — алтын бишек» дип аталган икенче китабына багышланды. Шәһәребез авторына шигырь һәм җыр юлларына салынган ихлас тәбрикләүләрен җиткерергә күп сандагы иҗатташ дуслары килгән иде. Ветеран-укытучы Ада Харис кызы Мирсәетова, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәзинә Яхъя кызы Исаева-Сабирова, иҗатчы Әнисә Мөгыйнова һәм башка әдәбият сөючеләр Т. Хәбировның туган җиребезгә, тормышыбыздагы фәһемле күренешләргә багышланган шигырьләрен укып ишеттерде, матур теләкләр әйтте. Чарада Туймазы кунаклары да — «Илһам/Вдохновение» төбәкара әдәби Берләшмә Региональное Лит.объединение “Илһам/Вдохновение” җитәкчесе Нурия Вәлиәхмәтова, шагыйрә Рәзифә Бәхтигәрәева, үзешчән артистлар — күп сандагы конкурслар лауреаты, җырлар авторы, баянчы Дамир Хәйбрахманов һәм җырчы Рәмзил Кашапов катнашты.