tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иҗат чишмәләре гөрләп аксын
Иҗат чишмәләре гөрләп аксын

Иҗат чишмәләре гөрләп аксын

М. Хәйретдинов исемендәге үзәк китапханәдә Библиотеки Октябрьский шагыйрь, көндәлекләр язучы Таһир Хәбировның иҗат кичәсе үтте.

Ул Таһир Нигъмәтулла улының «Туган ягым — алтын бишек» дип аталган икенче китабына багышланды. Шәһәребез авторына шигырь һәм җыр юлларына салынган ихлас тәбрикләүләрен җиткерергә күп сандагы иҗатташ дуслары килгән иде. Ветеран-укытучы Ада Харис кызы Мирсәетова, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәзинә Яхъя кызы Исаева-Сабирова, иҗатчы Әнисә Мөгыйнова һәм башка әдәбият сөючеләр Т. Хәбировның туган җиребезгә, тормышыбыздагы фәһемле күренешләргә багышланган шигырьләрен укып ишеттерде, матур теләкләр әйтте. Чарада Туймазы кунаклары да — «Илһам/Вдохновение» төбәкара әдәби Берләшмә Региональное Лит.объединение “Илһам/Вдохновение” җитәкчесе Нурия Вәлиәхмәтова, шагыйрә Рәзифә Бәхтигәрәева, үзешчән артистлар — күп сандагы конкурслар лауреаты, җырлар авторы, баянчы Дамир Хәйбрахманов һәм җырчы Рәмзил Кашапов катнашты.

vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*