tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашия Республикасында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан башкарган эшләргә нәтиҗә ясау мәҗлесе узды
Чувашия Республикасында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан башкарган эшләргә нәтиҗә ясау мәҗлесе узды

Чувашия Республикасында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан башкарган эшләргә нәтиҗә ясау мәҗлесе узды

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Идел Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте башкарган эшләргә нәтиҗә ясау мәҗлесендә катнашты.

Тантанада шулай ук Чувашия  Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие, Россия мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы Альбир хәзрәт Крганов, Чувашия Республикасының табигый байлыклар һәм экология министры Әмир Бәдертдинов, Батыр район Хакимияте башлыгы урынбасары Равил Ямалетдинов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Бөтендөнья татар конгрессының Дини оешмалар белән эшләү буенча баш референты Баязит Зәйдуллин катнашты.

Чарада “Биләр” балалар ансамбленең урта төркеме чыгыш ясады. Ансамбльнең 15 еллык юбилее уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессы аларга 20 данә татар милли сәхнә костюмнары бүләк итте.  Һәм бүгенге бәйрәмдә ансамбльнең зурлар төркеме әлеге костюмда үзләренең биюләрен тәкъдим иттеләр. Шулай ук бәйрәмдә быел “Гөлстан” мәдрәсәсен тәмамлаучыларга дипломнар тапшырылды. Дипломнарны мәдрәсәнең директоры Әхәт Салихов тапшырды.

Халкыбызның мәдәни һәм тарихи мирасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Васил Шәйхразыевка  Шыгырдан авылы халкы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*