tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендә “Татар малае. Татар кыз­чыгы” районара бәйге узды
Түбән Новгород өлкәсендә “Татар малае. Татар кыз­чыгы” районара бәйге узды

Түбән Новгород өлкәсендә “Татар малае. Татар кыз­чыгы” районара бәйге узды

9 декабрь көнне, Түбән Новгород өлкәсендәге Уразавыл мәдәният йортында “Татар малае. Татар кыз­чыгы” районара бәйге узды. 5-8 яшьлек бала­лар арасында оештырыла торган бәйгенең бу өченчесе иде – беренче икесен өлкә “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы уздырган булса (2021 елда Кочко-Пожар, 2022 елның март аен­да Сафаҗай мәдәният йортларында), бусының төп оештыручысы булып Нижгар татарлары конгрессы чыкты.

Түбән Новгород өлкәсенең эчке һәм муници­паль сәясәт министрлыгы, Кызыл Октябрь му­ниципаль округы, район мәдәният бүлеге һәм “Ак калфак” районара оешмасы белән берлектә уздырылган чарада хуҗалардан гайре, Пильна һәм Сергач районнары вәкилләре дә катнашты.

Бу көнне бәйгедә тугыз бала көч сынады – Му­рат Абидуллин (Уразавыл урта мәктәбе), Эль­мира Искәндәрова (Зур Рбишча урта мәктәбе), Индира Азымова (Суыксу балалар бакчасы),

Әлфия Айсина (Кочко-Пожар балалар бакчасы), Раил Летфуллин (Семочки балалар бакчасы), Аделя Ваһапова (Уразавыл балалар бакчасы), Амина Атауллина, Рафик Сабитов (Сафаҗай балалар бакчасы), Гаяз Османов (Уразавыл урта мәктәбе). Фотода алар Нижгар татар кон­грессы рәисе урынбасары Гөлнара Абдуллина белән.

Уразавыл балалар бакчасы тәрбияләнүчесе Айдар Абдеев җырлаганнан соң, алып баручылар – Уразавыл балалар бакчасы мөдире Гөлнара Нәвретдинова белән Ураз­авыл мәктәбе укучысы Рания Искәндәрова бәйгене ачып, хөрмәтле кунакларга сүз бирделәр. Кызыл Октябрь муниципаль окру­гы җитәкчесе Ринат Жалялов, мәгариф ко­митеты рәисе Рауф Ваһапов, Нижгар татар­лары конгрессы рәисе урынбасары Гөлнара Абдуллина халыкны җылы сәламләп, милли бәяләребезне саклап үстерүгә юнәлтелгән шундый чараларның мөһимлеген билгеләп үттеләр һәм нәни катнашучыларга уңышлар теләделәр.

Уразавыл балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре матур татар биюе башкарганнан соң, дүрт биремнән торган бәйге программасы башланды. Катнашучыларның чыгышларын өлкә татар автономиясе хезмәткәре, өлкә “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы рәисе Зилә Ахмадуллина, автономиянең яшьләр хәрәкәте әгъзасы Аиша Гузаирова, өлкә “Туган як” газетасы хезмәткәре, районара “Ак калфак” оешмасы кураторы Наилә Жиһаншина һәм Гөлнара Абдуллинадан (жюри рәисе) торган жюри бәяләде.

Беренче бирем – визит карточкасы иде һәм аны Индира Азымова башлап җибәрде. Беренче номер астында чыгыш ясаучыга, кагыйдә буларак, җиңел түгел, әмма Ин­дира каушап калмады, шигъри юллар аша матур итеп үзе белән таныштырды, видео­презентация да күрсәтелде. Бүтән катна­шучылар да визит карточкасын шундыйрак формада төзегән иделәр, Әлфиянең генә булышу төркеме белән әзерләгән чыгышы үзенчәлекле булды.

Икенче биремдә балалар ниндидер татар халык йоласын сәхнәләштереп күрсәтергә тиеш иде, монда инде барысына да булышу төркеме ярдәм итте. “Аулак өй”, “Каз өмәсе”, “Ныжы куыру”, “Балага исем кушу”, “Карга бот­касы” кебек йолалар, сәхнәләштергән сабан туе, бишек җыры, билбаулар белән көрәш – барысы да бик матур, эчтәлекле булды, бу балалар шушы милли йолаларның тарихын, мәгънәсен беркайчан да онытмаячак.

“Оста кулда һөнәр бар” дип аталган өченче биремдә малай-кызлар әти-әниләре, укы- тучы-тәрбиячеләре ярдәмендә эшләгән кул эшләрен тәкъдим итте. Кызлар, әлбәттә, ка­мыр ашлары әзерләгән иде – Эльмираның өчпочмагы, Әлфиянең пәрәмәче, Аделяның, Амина белән Индираның чәк-чәкләре бик матур бизәлгән һәм телеңне йотарлык тәмле иде. Раил әнисе белән өлеш пешергәннәр, Гаяз төрле кул эшләре китергән, ә Мурат белән Рафик әтиләре белән эшләгән урын­дыклар тәкъдим иттеләр, Мурат әле искиткеч итеп бизәлгән чәк-чәк тә китергән иде. Кыска­сы, бар яктан да уңган малай-кызларыбыз!

Дүртенче бирем – иҗади номер күрсәтү – иң күңеллесе булгандыр. Мәшһүр җырчыбыз Рәшит Ваһапов нәселеннән булган Аделя Василә Фаттахова репертуарыннан по­пуляр җыр “Туган як”ны башкарды, шулай ук күренекле якташыбыз, җырчы-баянчы Рамил Курамшин нәселе вәкиле Әлфия “Туган тел” җырын җырлады, ә гармун­да аңа әтисе Руслан уйнады. Индираның, Раилның җырлары, Аминаның, Эльмираның, Рафикның, Муратның, Гаязның булышу төркемнәре белән башкарган биюләре кем­не дә битараф калдырмады.

Жюрига җиңүчеләрне билгеләү бик авыр булды, чөнки барысы да нык әзерләнгән, зур тырышлык куйган. Малайлар арасын­да баллар буенча җиңүче билгеле булса, кызларның дүртесе берди баллар җыйганы ачыкланды. Нәтиҗәдә, жюри карары буенча, “Татар кызчыгы-2022” исеменә Әлфия Айсина лаек дип табылды. Март аенда Сафаҗайда узган конкурста шушы исемне яулаган Аде­ля Ваһапова “Тамашачы симпатиясе” Ди­пломы белән бүләкләнде. Индира Азымова “Иң зирәк кыз”, Амина Атауллина “Иң акыллы кыз”, Эльмира Искәндәрова “Иң өлгер кыз” номинацияләрендә җиңү яуладылар.

Малайларга килгәндә, “Татар малае-2022” исеменә Мурат Абидуллин лаек булды. Раил Летфуллин “Иң акыллы егет”, Гаяз Османов “Иң җитез егет”, Рафик Сәбитов “Иң зирәк егет” номинацияләрендә җиңүче дип табыл­дылар.

Нижгар татарлары конгрессы исеменнән барлык катнашучыларга Дипломнар, истәлекле бүләкләр, йомшак уенчыклар, татлы бүләкләр тапшырылды. Булышу төркемнәренә дә татлы бүләкләр бирелде, ә Зилә ханым автономия исеменнән чәк- чәкләр бүләк итте. Без катнашучы балаларга “Туган як” газетасының 2023 елга чыгарылган махсус төсле календарьләрен бирдек. Шу­лай ук балаларны әзерләгән җитәкчеләр дә оештыручылар исеменнән Дипломнар белән бүләкләнде. Йомгаклау сүзендә Ринат Рави­лович белән Зилә Ардинатовна оештыручы­ларга, балаларга, җитәкчеләргә рәхмәтләр белдереп, киләчәк Яңа ел белән котладылар.

Бәйге, тулаем алганда, матур гына узды, тамашачыларның аз булуы гына эчне по­шырды, киләчәктә оештыручылар моны күздә тотып, бу җитешсезлекне төзәтерләр дип ышанабыз.

Әәлегә барчасына да рәхмәт һәм киләсе очрашуларга кадәр, дуслар!

Наилә ЖИҺАНШИНА.

Илнар Садеков фотолары.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*