tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижауда татар теле укытучылары эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар
Ижауда татар теле укытучылары эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар

Ижауда татар теле укытучылары эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар

31 мартта Ижау шәһәре 97 нче мәктә­бенең Хөсәен Фәезхан исемендәге лицейда татар теле укытучыларының киңәшмәсе узды. 12, 97 нче мәктәп һәм 6 нчы гимназиянең татар теле укытучылары эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Шәһәрнең татар теле укытучылары методисты Рәсилә Габдрахманова мәгариф яңалыклары белән таныштырды. Алдагы уку елыннан яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчүләрен хәбәр итте. “Әле яңа гына барлык дәреслекләрне туплап, эшкә генә керешкән идек, хәзер яңабаштан эшли башларга кирәк. Бу дәреслекләр тагын яраксызга әйләнәчәкләр. Яңа стандартлар нигезендә дәреслекләр кайчан әзерләнә әле”, – дип, укытучылар үзләренең канәгатьсезлекләрен белдерделәр.

Шулай да Татарстанның алга карап эшләүләренә өметләре зур аларның. Электрон дәреслекләр әзерләнсә, шулардан кулланырга исәплиләр.
Татарстанда чит төбәкләрдә эшләүче татар теле укытучыларының осталыкларын үстерү максатыннан, ел саен конкурс­лар оештырыла. Быел Россия күләмендә узган “Иң яхшы татар теле укытучысы” конкурсында Юкамен районы Починки мәктәбе укытучысы Мәрьям Арасланова “Милли традицияләребезне саклаганы өчен” но­минациясендә, ә «Туган тел» Бөтенроссия конкурсында Балезино районы Кистем мәктәбе укытучысы Зөһрә Касимова җиңү яу­лады.

“Мондый конкурсларга куркып барасың, әмма ул иңнәргә канат куя. Ул синең ка­рашыңны үзгәртә. Икенче елга бу конкурс­та катнашуны 97 нче мәктәпкә йөклибез”, – диде Рәсилә Искәндәр кызы. Ул Татарстанда укучылар өчен дә төрле конкурслар оештырылуын, шул ук вакытта регионнардагы татар теле укытучыларының ул конкурсларда ничек катнашуына нәтиҗә ясап, рейтинг төзүләрен дә әйтте.

“Укучыларны фәнни-гамәли эшләргә тартасыз икән, ул эшләрне мәктәп кысаларында гына калдырмагыз. Еракка да барасы түгел, килегез безнең 6нчы гимназиягә. Бездә ел саен Халыкара фәнни-гамәли конференция уза. Бу конференциядә җиңүчеләргә Удмурт дәүләт университетына укырга кергәндә 10 балл өстәлә. Яныбызда терәлеп торган Әгерҗедә дә бик күп фәнни-гамәли конференцияләр оеш­тыралар. Аларда да катнашырга мөмкин. Аттестация вакытында болар барысы да исәпкә алына. Грамота алу өчен дә укытучының, аның укучыларының нинди конкурсларда катнашуы, нинди мактаулы урыннар алуы мөһим. Тамчыдан күл җыела, ди халык. Ә беркайда да катнашмасаң, үзеңне күрсәтмәсәң, ул чагында, әлбәттә, сандыгың буш була”, – диде Рәсилә Искәндәр сүзен дәвам итеп.

Укытучыларның активлыклары, конкурс­ларда җиңүләре үзләре белем биргән уку йорт­ларына да җиңү яуларга ярдәм итә. Үткән уку елында Удмуртиянең Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан 6 нчы гимназия татар телендә иң яхшы белем бирүче уку йорты дип бәяләнде һәм гимназиягә 10 ноутбук тапшырылды. Гимназия бу җиңүне татар теле укытучылары Рәсилә Габдрахманова һәм Гөлнирә Гафиеваларның ирешкән уңышлары ярдәмендә яулады. “Бу конкурска без дә документлар әзерләп карадык. Татар теле укытучылары өчен оештырылган конкурста мин үзем генә катнашкач, без җиңү яулый алмадык”, – ди 97 нче мәктәпнең укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Эльмира Шакирова. Әлеге сүзләр тагын бер кат “Безне күрмиләр, безгә ярдәм итмиләр, безгә Мактау кәгазьләре бирмиләр”, – дип үпкәләүче укытучыларга җавап булып яңгырады.

Шулай ук татар теле укы­ту­чыларының төп күрсәткече булып республикакүләм, регионара һәм Халыкара фән олимпиадалары нәтиҗәләре тора. Ел саен 6 нчы гимназия укучылары Казан шәһәрендә регионара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында катнашып, призер булып кайталар. Апрель аенда алар Халыкара татар теле олимпиадасында катнашчаклар. “Бу олимпиадада катнашу өчен һәркем “Минем шәҗәрәм” темасына проект эше әзерли, аны яклый. Олимпиадада җыйган балларына иҗади эшнең баллары кушылып, урыннар бирелә. Башкортстаннан килгән укучылар фәнни эшләрен якларга, хәтта әти-әниләре белән киләләр. Бик яхшы эчтәлекле эшләр була”, – дип, Рәсилә Искәндәр кызы укытучыларны активрак булырга чакырды.

Укытучылар елдан-ел Ижау шәһәрендә татар сыйныфларының кимүе мәсьәләсен дә күтәрделәр. Ижау шәһәренең 12 нче мәк­тәбендә татар теле түгәрәге уңышлы эшләп килә. Аны Рәзинә Җәлилева җитәкли. Аның укучылары республикакүләм, халыкара конкурсларда катнашып, мактаулы урыннар яулыйлар. Рәзинә Муса кызы әйтүенчә, укучылар түгәрәккә бик теләп йөриләр, татар телен яратып үзләштерәләр.
Рәсилә Габдрахманова укытучыларны 14 апрельдә узачак “Туган телем – иркә гөлем” республикакүләм конкурсында актив катнашырга чакырды. Габдулла Тукай туган көне уңаеннан төрле мәктәп укучылары арасында “Туган тел иленә сәяхәт” дигән бәйге-уен планлаштырыла. Рәсилә ханым Удмуртия Республикасының Милли музеенда Идел буе Болгар дәүләтендә 1100 ел тулуга ба­гышланган “Әх­мәд ибн Фадлан белән сәяхәт” күргәзмәсенең бик эчтәлекле булуын, укучыларга аңлаешлы тел белән аңлатылуы хакында сөйләде. Барлык укытучыларга да укучылар белән әлеге күргәзмәгә (24 апрельгә кадәр эшләячәк) барырга киңәш итте. Татар теле укытучыларының алдагы киңәшмәсе май аенда 17 нче мәктәптә узачак.

Рилия Закирова

“Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*