tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дүртөйле шәһәрендә XIV “Туган тел” татар җыры башкаручыларының республика ачык бәйгесенең Гала-концерты узды
Дүртөйле шәһәрендә XIV “Туган тел” татар җыры башкаручыларының республика ачык бәйгесенең Гала-концерты узды

Дүртөйле шәһәрендә XIV “Туган тел” татар җыры башкаручыларының республика ачык бәйгесенең Гала-концерты узды

8 апрель  Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков Башкортстан Республикасының Дүртөйле шәһәрендә XIV “Туган тел” татар җыры башкаручыларының республика ачык бәйгесенең Гала-концертында катнашты.

Агымдагы елда төрле төбәкләрдән 219 гариза килгән. Финалга чыгучылар арасында Татарстан, Мордовия һәм Чувашия республикаларыннан килгән милләттәшләребез. Гран-при иясе итеп бертавыштан “Мишәр” ансамбле солисты Илнар Хисамов билгеләнде. Илгиз Халиков барлык финалистларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән тәбрик итте һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Чарада шулай ук Дүртөйле районы башлыгы Риф Йосыпов, Башкортстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Гөлдәр Хәмитова һәм Башкортстан Республикасы Королтае Депутаты Заһир Хәкимов катнаштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*