tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кадрия Идрисова: “Бергәлектә генә милләт булып яши алабыз”
Кадрия Идрисова: “Бергәлектә генә милләт булып яши алабыз”

Кадрия Идрисова: “Бергәлектә генә милләт булып яши алабыз”

Бүген, 26 август көнне, «Милләт җыены»ның ачылыш тантанасында Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова чыгыш ясады.

Ул бөтендөнья татарларының бер урынга җыелуын, фикер алышуын мәртәбәле вакыйга дип атады.

– Биредә утыручыларның һәрберсе фәлсәфә фәнен үзләштергәндер. Фәлсәфә фәне өч сорауга җавап эзли: “Каян килдек?”, “Кая барабыз?”, “Монда нишлибез?”. Әгәр кеше шушы өч сорауга җавап бирә ала икән, ул бик бәхетле кеше. Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында эшләп килүче “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы вәкилләренең эше, нияте – әлеге сорауларга җавап эзләү,- диде ул үзенең чыгышында.

Шулай ук Кадрия Идрисова гаиләнең җәмгыятьтәге роле турында үзенең фикерләрен җиткерде.

– Безне Аллаһы Тәгалә җир йөзенә хатын-кыз итеп яраткан. Хөрмәтле хатын-кызлар, без бит ир-атлар ышыгында гына көчле булабыз. Парлы булып яшәсәк иде. Бергәлектә генә милләт булып яши алабыз. Милләт өчен кирәкле эшләрне “Бу дөньяга нигә килгәнбез?” дигән сорауга җавап бирерлек итеп эшләсәк иде, – диде ул.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*