24-27, 30 декабрь, 4 һәм 5 гыйнвар көннәрендә Камал театрының нәни тамашачыларын татар халык әкиятләре һәм татар композиторлары музыкасына нигезләнгән «Малай, Бүре һәм Шомбай» музыкаль әкияте көтә.
Автор – Фәнис Җиһанша, режиссер – Радик Бариев, музыкаль бизәлеш – Данияр Соколов, рәссам – Сергей Скоморохов.
Спектакльдә Татарстанның атказанган артистлары Алмаз Гәрәев, Минвәли Габдуллин, Раил Шәмсуаров, Илнур Закиров һәм Ришат Әхмәдуллин, Артур Шәйдуллин, Эльза Моратхуҗина, Рәдиф Галимов, Рәйхан Габдуллина, Зөфәр Нуртдинов, Ләйсән Гатауллина катнаша.