26 сентябрьдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевкә 75 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була.
ТР Язучылар берлеге хәбәр итүенчә, кичәдә Татарстанның күренекле әдипләре, сәнгать әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, республикабыз җитәкчеләре һәм атаклы җырчылар катнашачак.
Кичәнең сценарий авторы – Илсөяр Иксанова, режиссеры – Илдар Хәйруллин.