tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шамил Закиров исемендәге «Идел-йорт-2022» төбәкара театр коллективлары конкурсы спектакльләрен күрсәтү көннәре билгеләнде
Шамил Закиров исемендәге «Идел-йорт-2022» төбәкара театр коллективлары конкурсы спектакльләрен күрсәтү көннәре билгеләнде

Шамил Закиров исемендәге «Идел-йорт-2022» төбәкара театр коллективлары конкурсы спектакльләрен күрсәтү көннәре билгеләнде

«Идел-йорт – 2022» театр коллективлары конкурсының иң яхшы спектакльләре В.И.Ленин исемендәге Мәдәният сараенда күрсәтеләчәк. Конкурсның 12 лауреаты спектакльләрне 7, 8, 9, 10, 16, 22 ноябрь 13:00 һәм 17:00 сәгатьтә тәкъдим итәчәк. Билетларны «Пушкин картасы» программасы буенча алып була.

Гран-при иясе спектаклен күрсәтү һәм «Идел-йорт – 2022» XXII төбәкара театр коллективлары конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү 19 декабрьдә 18:30 сәгатьтә Г.Камал исемендәге театрында узачак.

Конкурс «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау» программасын тормышка ашыру кысаларында уза һәм театр традицияләрен саклауга һәм милләтара багланышларны ныгытуга ярдәм итә. Конкурста катнашу өчен дөнья классик һәм заманча әдәбият пьесаларына нигезләнеп куелган спектакльләр тәкъдим ителә.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*