tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистайлыларны «Аулак өй шоу»га чакыралар
Чистайлыларны «Аулак өй шоу»га чакыралар

Чистайлыларны «Аулак өй шоу»га чакыралар

Чистайлыларны һәм шәһәр кунакларын «Аулак өй шоу» күңел ачу-концерт программасына чакыралар.

Чараны «Чистай» мәдәни үзәге оештыра. Чара кунаклары мәдәни үзәкнең уңайлы залында корылган табын артында рәхәтләнеп бер-берсе белән аралашып кына калмыйча, хуш исле чәй, тәмле милли камыр ризыклары белән сыйлана, татар телендә җырлаучы җирле башкаручыларны тыңлый алачаклар. Шулай ук чарага килүчеләр конкурсларда катнаша алалар. Биредә җыелганнарны юмор, дәртле җырлар һәм сюрпризлар көтә.

Чара 16 сентябрьдә була. Башлана 18 сәгатьтә. Керү ирекле.

chistopol-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*