tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада туган тел һәм әдәбият укытучыларының төбәкара форумы узды
Уфада туган тел һәм әдәбият укытучыларының төбәкара форумы узды

Уфада туган тел һәм әдәбият укытучыларының төбәкара форумы узды

2022 елның 9-10 сентябрендә Уфада узган туган тел һәм әдәбият укытучыларының төбәкара форумы кысаларында, Башкортстанда татар телен һәм әдәбиятын укытуда көч салган укытучыларга республика дәүләт бүләкләре тапшырылды.

“Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы»мактаулы исеменә Илеш районы Базытамак авылы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ахунова Ильмера Галиакрам кызы лаеклы дип табылды.

Башкортстан республикасы башлыгының рәхмәт хаты белән Галиева Римма Тәнзил кызы (Стәрлетамак шәһәренең 23-нче урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы) бүләкләнде.

“Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре» мактаулы исеме Фәтхуллина Лилия Рәис кызына (Уфа шәһәренең 65-нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, “Дебют” балалар иҗаты үзәгенең татар халкының мәдәният һәм традицияләр бүлеге мөдире) һәм Насипов Илшат Сәхиятулла улына (филология фәннәре докторы, М. Акмулла исемендәге БДПУның татар филологиясе кафедрасы мөдире, профессор) бирелде.

Нефтекама шәһәренең 10-нчы санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе “Белем бирү үзәге»нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Корбанова Галия Баязит кызы «Башкортстан Республикасының мәгариф алдынгысы» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Лаеклы бүләкләр белән чын күңелдән котлыйбыз!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*