Кариев театры артистлары «Волшебный фонарик» халыкара фестивалендә җиңү яулаган.
«Питер тамашачысына үзебезнең тылсымлы хикәятне – «Бәхетле көнем» спектаклен күрсәттек. Безнең спектакль «Иң яхшы актерлар ансамбле» бүләгенә лаек дип табылды», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
«Бәхетле көнем» спектакленең режиссёры – Екатерина Гороховская. Ул 3+ яшь чикләрендә нәни тамашачылар өчен дип куелган спектакль.
«Волшебный фонарик» халыкара балалар камера театрлары фестивален Санкт-Петербургның «У Нарвских ворот» балалар драма театры уздыра. Ул театрның үз сәхнәсендә һәм шәһәрнең башка сәхнәләрендә 19-23 октябрь көннәрендә үтте.
Фестиваль программасында Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм Белоруссиядән 10 спектакль катнашкан.