tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Мурманск өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез белән очрашты
Васил Шәйхразыев Мурманск өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез белән очрашты

Васил Шәйхразыев Мурманск өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Мурманск өлкәсендә. Бүген биредә  татар җәмәгатьчелеге белән очрашу узды.

Милли Шура рәисе милләттәшләребезне татар телендә сәламләде һәм Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән чаралар турында сөйләде.

– Без Мурманск өлкәсе җитәкчелегенә рәхмәтле, чөнки бүген, уртак эшчәнлегебезнең нәтиҗәсе буларак, танылган милләтәшебез  Әнвәр Тумпаровка истәлек тактасын ачу тантанасы узды. Безнең өчен бу әһәмиятле вакыйга, – дип билгеләп үтте ул, – без Якутскида герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачабыз, моңа кадәр Казахстанда һәйкәл барлыкка килде. Шулай итеп, татарларыбыз ярдәме белән, Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә мәдәниятебезне саклап калу эше алып барыла

Шулай ук Васил Шәйхразиев ноябрьдә узачак “Татарча диктант” акциясе хакында сөйләде һәм әлеге проектта катнашырга чакырды.

Очрашуда телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне үстерүгә зур өлеш керткән татар җәмәгатьчелеге активистлары бүләкләнде: аларга Бөтендөнья татар конгрессы медальләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*