tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөселман мөгаллимнәре Бөтенроссия форумына җыела
Мөселман мөгаллимнәре Бөтенроссия форумына җыела

Мөселман мөгаллимнәре Бөтенроссия форумына җыела

26-27нче октябрь көннәрендә Казанда, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең 140 еллыгына багышлап, мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәренең Бөтенроссия форумы узачак. Форум 2011нче елдан башлап Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгариф фонды ярдәме белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия ислам институты тарафыннан үткәрелә. Җыен мөселман мәгарифе һәм тәрбиясе өлкәсендәге мөһим мәсьәләләр турында фикер алышу, аларны хәл итү өчен мәйданчык булып тора.

Форумда мөгаллимнәр ислам нигезләре буенча 700ләп мәчет каршындагы курсларда, 8 мәдрәсәдә һәм 3 мөселман югары уку йортында уку барышын оештыруның көнүзәк мәсьәләләрен караячак.

Форумның беренче көне мәчеткаршындагы курслар эшчәнлегенә багышлана. Мөгаллимнәр алдында “Казан нуры” мәчете каршындагы “Шамил” мәдрәсәсе җитәкчесе Камил хәзрәт Вәлиуллин һәм Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев үзләренең эш тәҗрибәләре һәм мәчет каршындагы курсларны тормышка ашыру буенча методик тәкъдимнәре белән уртаклашачак. Мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү, мәктәпләрдә гарәп телен укыту һәм Нәзарәтнең мөселман мәктәпләрендә гомуми белем бирү дәүләт стандартларын үтәүгә аерым игътибар биреләчәк. Әлеге темалар буенча чыгыш ясаучылар арасында Казан шәһәренең “Госмания” урта гомуми белем бирү мәктәбе  директоры Илсур Фатыйхов, Әлмәт шәһәренең “Татар телендә белем бирүче урта гомуми “Нур” мәктәбе директоры Гөлчәчәк Габдрахманова, тарих фәннәре кандидаты, “Mirdian” онлайн-мәктәбе җитәкчесе Гөлшан Мирдиянова бар. Шулай ук Форум барышында мөгаллимнәрне татар телен өйрәнү буенча “Без – татарлар!” онлайн-платформасының эш нәтиҗәләре белән таныштырачаклар. Ә Татарстан мөфтиятенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе, Россия мөслимәләре берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина бүгенге җәмгыятьтә абыстайлар институты үсеше турында сөйләячәк.

Форумның төп чаралары икенче көнгә билгеләнгән: 27нчы октябрьдә пленар утырыш һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең 140 еллыгы кысаларында Татарстанда һөнәри ислам мәгарифе проблемалары буенча фикер алышу көтелә. Бу уңайдан конференция “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең яңа бинасында дәвам итәчәк.

Форумда катнашучылар һәм кунаклар юбилей уңаеннан сафка баскан Россиянең иң борынгы мәдрәсәләренең берсендә матди-техник базаны күреп китәчәк, һәм шунда ук Татарстанда урта һәм югары һөнәри ислам мәгарифенең хәзерге торышы буенча фикер алышаачак, “Мөхәммәдия” һәм башка мәдрәсәләр үсешендәге тарихи процессларны анализлый һәм бүгенге чынбарлыкка күчерә алачак. “Мөхәммәдия”, Иж-Бубый һәм “Хөсәения” мәдрәсәсе, Галимҗан хәзрәт Баруди, Вәлиулла хәзрәт Якупов – чыгыш ясаучылар борынгы мәдрәсәнең яңа биналарында әлеге һәм башка темаларны күтәрәчәкләр.

Форум программасы – кушымтада.

Массакүләм мәгълүмат чараларын форум эшендә катнашырга чакырабыз. Аккредитация 8917 864 64 80 телефоны буенча.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*