tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Куйсуында имамнар очрашты
Куйсуында имамнар очрашты

Куйсуында имамнар очрашты

Түбән Новгород өлкәсенең Куйсуындагы Садек хəзрəт Абдулжалилов йортында өлкə мөселманнары Диния нəзарəте Алемнар шурасы киңəшмəсенең күчмə утырышы узды. Төбəкнең рухи лидерларының чираттагы утырыш урыны бу юлы үзенчəлекле һəм тирəн мəгънəгə ия булды. Садек хəзрəт йортын илебезнең барлык мөселманнары белə. Бирегə килүчелəр Аллаһы Тəгалəдəн телəклəрне үтəвен үтенə, авырулардан дəва юлын эзли, алдагы тормышларына фатиха сорый. Бу изге йортта дин əһеллəрен Шамил һəм Фаилə Абдулəхəтовлар җылы кабул итте.

Мөнир хәзрәт Баюсов җитәкчелегендәге утырышның көн тәртибе төбәк мөселманнарын борчыган, мәхәлләләрнең тормышына ка­гылган берничә мөһим сораудан торды.

Хәзерге вакытта Ислам дөньясы һиҗри календарь буенча Мәүлид аен билгеләп үтә. Безнең яклар­да мәгънәле дини датага аеру­ча зур игътибар бирәләр. Ләкин аны бөтен җирдә дә бер тәртиптә бәйрәм итмиләр. Аермаларның берсе – вакыты. Мәсәлән, якташла­рыбызда сорау туа – пәйгамбәребез Мөхәммәтнең (с.г.в.) туган көнен бәйрәм итүне Рабигүл-әүвәл аеның беренче, яисә уникенче көненнән башларгамы?

Өлкәнең рухи лидерлары, районнарның баш имамнары үзара киңәшләшеп, утырышка чакырулы булган Дагыстан Республикасының өлкәдәге мәхәллә вәкилләреннән гадәтләрен сорашкач, Рабигүл-әүвәлнең беренче көненнән билгеләп үтә башлау дөресрәк булыр, дигән карарга килделәр. Шулай ук мәҗлесләр уздыру тәртибе, са­лаватлар әйтү, мәетнең җеназа намазында садака тарату буенча да фикер алышты дин әһелләре. Дөреслек хакында әйтергә кирәк, бу мәсьәләдә ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләргә таяныр­га кирәктер. Гасырлар дәвамында  тупланган дини нигезләрне юк итү бүген мөмкин түгел һәм урынсыз­дыр инде.

Каршылыклар тудыручы йо­лаларны дөрес үтәү тәртибен мөселманнарга аңлату өчен бердәм документ булдырырга һәм өлкә Диния нәзарәте тара­фыннан рәсмиләштергән кәгазьне мәчетләргә җиткерергә, “Туган як” газетасында бастырырга, “Татар радиосы”нда яңгыратырга кирәк дип үзара килештеләр төбәкнең дини җитәкчеләре.

Шулай ук утырышта имамнарның белемнәрен арттыру темасы да күтәрелде. Мөнир хәзрәт әйтүенчә, мәчетләр каршында пандемия сәбәпле вакытлыча туктатылган берничә көнлек дини курслар­ны яңадан оештыра башларга кирәк. Бу таләп Алемнар шура­сы вәкилләренә дә кагыла. Яңа гыйлемне дистанцион форматта үзләштерер өчен әле күп заманча мөмкинлекләр бар.

Утырышның программасын­да булган сораулар хәл ителгәч, Шамил әфәнде һәм Фаилә ханым кунакларны мул иттереп корылган табын артына чакырдылар. Имам­нар пәйгамбәребез Мөхәммәтне (с.г.в.) олылап, салаватлар әйттеләр, йорт хуҗаларының мәрхүм булган якыннарының рухына хәтем-дога кылдылар һәм өйлә намазын укыдылар.

Гомуми алганда, утырыш нәтиҗәле узды дип әйтергә була һәм әле инде имамнарның газетабыз битләрендә мөрәҗәгатьләрен көтеп калабыз.

Илнар САДЕКОВ.

“Туган як” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*