tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минзәләдә ачылган яңа мәдәни мирас йортында беренче чара үткәрелде
Минзәләдә ачылган яңа мәдәни мирас йортында беренче чара үткәрелде

Минзәләдә ачылган яңа мәдәни мирас йортында беренче чара үткәрелде

Минзәләдә узган атнада тантаналы рәвештә ачылган мәдәни мирас йортында беренче массакүләм чара – район мөслимәләр берлеге тарафыннан Мәүлид бәйрәменә багышланган мәҗлес үткәрелде.

Шәһәрдән һәм районыбызның авылларыннан килгән мөслимәләрне сәламләп, район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков һәм район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Роза Фәхретдинова Мәүлид бәйрәменең фазыйләтләре хакында аңлаттылар.

Бәйрәм чарасында Коръән аятьләре укылды, Мөшеге, Мәлкән, Урыс, Әтрәкле, Түбән Тәкермән авылларыннан килгән мөслимәләр мөнәҗәтләр һәм салаватлар әйттеләр. Лениза ханым Якиева һәм Әлфидә ханым Теряева алып баручылар булдылар. Бәйрәмдә районыбызның танылган шагыйрәләре Нәкирә Лутфрахманова, Раушания Титова-Гимаева,Зөләйха Гыйләҗева, ветераннар хорының татар төркеме дә катнаштылар. Шулай ук Лениза ханым Якиева мөнәҗәтләр башкару буенча мастер-класс күрсәтте.

menzela.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*