Элек-электән татар милләте авылларга бик бай булган. Ләкин, кызганычка каршы, төрле сәбәпләр аркасында татар авыллары да юкка чыгып бара. Соңгы елларда җирле галимнәребез, төбәк тарихын өйрәнүчеләр тарафыннан себер татар авыллары тарихы, аларның килеп чыгышы, үзләренә генә хас булган гореф-гадәтләре, йолалары тирәнтен өйрәнелә башлады. Юкка чыккан авылларыбызны барлау, авыл булган урыннарга таш, истәлек тактасы кую кебек эшләр дә башкарылып килә. Шундый юкка чыккан себер татар авылы – Кашагал.
Бу авыл Ялутор районында калын урман эчендә, түгәрәк күл буена урнашкан, заманында зур, бик бай, астаналы авыл булган. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, “Кашегальская волость»ка Төмән тирәсендәге бөтен татар авыллары кергән була. Авылда халык иген иккән, мал-туар тоткан. Ике катлы агач йортлар, ике катлы мәчет, киң урамнар авылны бизәп торган. Авылда дин бик көчле була. Зиратында изгеләр-шәехләр ята, дип искә алалар олылар. Тирә-юньне шаулатып яшәп яткан авыл тора-бара юкка чыга. Ләкин Кашагалдан чыккан халыкның нәсел җепләре өзелмәгән, алар һәр елны корбан чалып хәтем ашлары үткәреп, изгеләрне, ата-бабаларын искә алалар.
2009 елның 7 ноябрендә Кашагал авылы урынына һәйкәл куела. Бу саваплы эшне башлап җибәрүче – өлкәбездә танылган шәхес, җәмәгать эшлеклесе, галим, милләтпәрвәр Максим Сагидуллин. Ул филология фәннәре кандидаты. 1998-2008 елларда Төмән дәүләт университетында татар бүлегендә татар студентларына татар теленнән белем бирә. Өлкәбездә чыгучы себер татар телендәге китапларның редакторы да ул.
Максим – себер татарларының үзенә генә хас булган гореф-гадәләтләрен өйрәнүче галим. Кашагал – аның ата-бабаларының туган төбәге. Истәлекле таш куюны да ул бик теләп башкарды. Якын туганы, дин әһеле Айсә бабасы Гафуров белән киңәшләшеп, Кашагалдан чыккан авылдашларын эзли, аларны җыя, алар ярдәме белән акча җыела, иганәчеләр табыла. Ялутор районындагы Беркут авылы администрациясе булышлыгы белән тантаналы рәвештә авыл урынына истәлек ташы куела.
2010 елдан башлап һәр елны августның икенче яртысында Мәңгәр авылында хәтем ашы үткәрелеп тора. Бу саваплы эш Максимның әнисе Сәрвәр апа ярдәме белән үтә. Ул – улының ярдәмчесе, киңәшчесе. Халыкның җыелу урыны – Мәдинә апа Рамазанова өендә. Бу сабыр, күркәм холыклы апа килгән кунакларны якын туганнарыдай кабул итә.
Кояшлы матур көннәрдә 80гә якын кеше җыела. Озын өстәлләр корып, тәмле ризыклар белән авылдашлар бу күңелле чарада Ислам дине йолалары буенча изгеләр, ата-бабалары рухына ясин чыгалар, дога кылалар. Иң олылардан Мәдинә апаның әнисе Гильмицамал Шукурова (99 яшь) әби булды. Ул Кашагал авылы кызы.
Шунысы куанычлы, олылар белән бу чарада яшьләр, балалар да катнаша. Киләчәктә дә әби-бабаларыбыз үз белгәннәрен искә төшереп, аны оныкларына тапшырырга кирәклеген истә тотсыннар иде.
Кашагалны онытмыйлар, нәселләре белән аралашу өчен сукмаклар әле өзелмәгән, туганлык җепләре дә һаман еракка сузыла бара. Минем дә әнием ягыннан нәсел җепләрем Кашагалга барып тоташа. Туганнарым белән мин дә күңелле чарада катнашырга тырышам. Бу күңелле бәйрәмдә катнашучыларга, оештыручыларга, иганәчеләргә олы рәхмәтләребезне белдерәбез.
Фәнисә ЗИННӘТУЛЛИНА,
Төмән районы, Муллаш авылы.
Чыганак: “Яңарыш” газетасы Төмән